Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңелдән тамган иҗат җимешләре...

Аны бу авылда белмәгән кеше бармы  икән?! “Төхбәтуллин Мөсәвир абыйлар кай тирәдә яши икән?”,–дип сорауга, берничә апа бертавыштан юлны күрсәтте. Алар урамына кергәч, бер чая абый: “Мәчеткә җитәрәк, а...

Аны бу авылда белмәгән кеше бармы  икән?! “Төхбәтуллин Мөсәвир абыйлар кай тирәдә яши икән?”,–дип сорауга, берничә апа бертавыштан юлны күрсәтте. Алар урамына кергәч, бер чая абый: “Мәчеткә җитәрәк, аныкы кебек бүтән бизәкле йорт юк монда”,–дип җавап бирде.


SDC15339Чыннан да, тиз таптым мин аларның йортын. Әллә каян нур чәчеп торган, бизәкләп ясалган өй янында тукталдым. Бу өйнең Мөсәвир абыйларныкы икәнлегендә шикләнмәдем дә.


Капкадан кергәндә, ул ишек алдында мәш килеп эшләп йөри иде. Нинди йомыш белән килгәнемне әйткәч, тиз генә эш киемнәрен салды да, мине өенә алып керде. Биредә тышкы якка караганда да искитәрлек күренешкә тап булдым: стеналарга эленгән күз явын алырлык картиналар – Мөсәвир абыйның хезмәт җимеше икән. Кинәт кенә күзем түшәмгә төште. Мөсәвир абыйның хатыны Гөлнур ханым шуны сизенгәндәй: “Бу икебезнең идея, инде күп еллар элек эшләнелгән. Мөсәвир абыең фанерага бизәкләр ясады да–ябыштырдык”,–диде елмаеп. SDC15329


Тагын бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте: төрле рәсемнәр төшерелгән күптартмалы шкаф–аларда табигать күренешләре: таулар, агачлар, печән эскертләре ясалган, ә берсендә кеше ат белән җир сукалап йөри. Бу рәсемнең үз тарихы бар икән: аның дүртенче буын бабасы Балык Бистәсе районының районыбызның Татар Әшнәге дигән авылыннан Ямашка күченеп килә. Аңа чит кеше булганлыктан, җир бирмиләр. Моңлы җырларын сузып егет башкаларга җир сукалап йөри. Әби-бабайлары сөйләгән әлеге вакыйга Мөсәвир абыйга бу рәсемне ясарга этәргеч бирә. SDC15333SDC15336


Сөйләшү менә шулай үзеннән-үзе ялганып китте. Һөнәре буенча укытучы кеше белән аралашу башкача була да алмыйдыр инде ул.


Тик укытучылыкка укыганчы ул тагын 3 уку йортын тәмамлый: училищеда хисапчы һөнәрен үзләштерә, авыл хуҗалыгы техникумын, ветеринария академиясен тәмамлый. Соңрак педагогия институтының биология бүлегендә укый. Инде 27 ел Ямаш урта мәктәбендә технология, рәсем, сәнгать дәресләрен укыта.


Гомумән, алар гаиләләре белән укытучылар. Хатыны–Мамадыш авылының Югары Ушма авылыннан килен булып төшкән Гөлнур апа–авылларында рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта икән. Бүген инде үз тормышлары белән яшәүче ике кызлары да әти-әниләреннән күреп әлеге һөнәрне сайлаганнар.


“Әгәр киредән яшьлегемә әйләнеп кайтсам, рәсем сәнгатенә укыр идем”, - ди Мөсәвир абый. Язмыш аны башка юлдан алып китә шул. Әти-әнисе төпчек улларын үз яннарыннан җибәрмиләр. Тик рәсемгә, сәнгатькә булган мәхәббәт барыбер үзенекен итә. Ул үзлегеннән булса да картиналар, агачтан сыннар ясый. Үзе белгәннәрне укучыларына да өйрәтә.


Рәсем ясарга сәләте булган малайга мәктәптә укыганда ук укытучылары стена газеталары ясаталар. Кеше портретлары да ясарга ярата егет. Дәрестә утырганда укытучыларының портретларын да еш “сырлый”. Бер юлысы 5-6 классларда укыганда Ленин портретын ясап класс бүлмәсенә элгән өчен, эләгә дә үзенә. Ул вакытларда портретын элү түгел, Ленинның исемен телгә алу да тыелган була.SDC15321


Үзенең остазы дип Мөсәвир абый авылдашы, бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә гомер кичерүче Татарстанның атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессиональ рәссам Вил Шәрәфетдиновны саный.


“Кечкенә вакытта аның чишмә буенда үрдәкләр, казларны күзәтеп, каләм белән ничек итеп эскизлар ясаганын, аннан майлы буяу белән ясаган рәсемнәрне буягынын карап тора идем. Бәлки, рәсем ясарга ул да этәргеч биргәндер. Бүген дә аның белән аралашып, күрешеп торабыз. Авылга кайтканда минем янга керә, үз киңәшләрен бирә”, - ди ул.


Мөсәвир абыйның илһам чыганагы – туган авылының табигате. Ул агачларның төрле фасыллардагы торышын күзәтеп, аларны кәгазьгә төшерергә ярата. Рәсемнәрне күбесенчә кыш көне ясый икән. Чөнки җәй көне авыл җирендә эшнең очы-кырые юк. Картиналарның ничек тууы белән кызыксынып, рәсем ясау да, илһам белән бәйлеме?”, - дип сорадым.


“Әлбәттә, үз-үзеңне мәҗбүр итеп рәсем ясап булмый. Һәрбер иҗат әсәре кебек ул да илһам килгәндә эшләнә. Көтмәгәндә күңелдә нинди дә булса образ, төсләр туа.  Кайчак утырасың да – ясап куясың, ә кайвакыт озак вакыт күңелдә йөртәсен, кирәкле детальләр белән баетасың”,- дип җавап бирде Мөсәвир абый.


Рәсемнәрне ул майлы буяу белән ДВПга ясый. Әле менә ясау материалы итеп киләчәктә киндер кулланырга ниятли. Әлеге нәзберек, сынучан материалга рәсем ясау авыр булса да, андый картина затлырак санала.


Картиналарны ул табигатьне күзәтеп тә, рәсемнәрдән карап та ясый икән. Төп геройлары – җәнлекләр. Бигрәк тә төлке, болан, аю рәсемнәрен ясарга ярата. Рәсемнәрне үз кулы белән эшләнән рамкаларга куя.


Рәсемнәрне тиз ясый икән. “1 картина ясар өчен 1 атна вакыт китә. Озаграк та, 1әр айлап ясаган бар”, - ди.SDC15325


Күңелендә йөрткән хыялы белән дә уртаклашты Мөсәвир абый: “Тарихи картиналар ясарга исәбем бар. Инде эскизын күңелдә күптән “сызып куйдым”. Рәсемдә үзем үскәндәге авыл күренеше булачак: салам түбәле өйләр, капка төбендә бәбкә көтеп бер әби утыра. Ул берьялгызы, карашы еракка төбәлгән, кемнедер көтә. Төсләрен дә уйлап куйдым инде”.


Заманында Татарстанның атказанган рәссамы Рәшит Имамов та аның картиналары белән кызыксынып, Мөсәвир абыйга аларны күргәзмәгә куярга тәкъдим итә. Тик тормыш шаукымы белән бу эш башкарылмый кала. Бүген аның картиналары Татарстанның төрле почмакларында: Яр Чаллы, Минзәлә, Казан шәһәрендә яшәүче дуслары, туганнары, танышларында бар икән. Ул аларны күбесенчә бәйрәмнәргә, туган көннәргә бүләк итеп алып бара. “Берсен дә сатып биргәнем юк. Картиналарымның күбесе Ямаш мәктәбе музеенда саклана, мәктәп классларын бизи”, - ди.


Рәссам гына түгел, балта остасы, скульпор да әле Мөсәвир абый. Агачтан, металлдан йорт җиһазларыннан алып, төрле сыннарга кадәр ясый ул. Бу эшләр белән, күбесенчә, мәктәп остаханәсендә шөгыльләнә. Ямаш мәктәбендә нарат агачларын киптереп, табигать күренешен сурәтләгән: агачлар, гөмбәләр эшләп, гипс белән таулар ясап, минераль ташлар белән бизәп пыяла эченә урнаштырган.


Мөсәвир абыйлардан чыкканда, үземне әкият иленнән кайткандай хис иттем. Булса да була бит талантлы кешеләр! Бәлки, картиналарны хәзер дә күргәзмәләрә куеп, танылырга соң түгелдер. Ни генә дисәң дә, 56 яшь тормышның уртасы гына әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ