Логотип Магариф уку
Цитата:

Мари булса да ярый…

Күңелем сиңа карый, синең күңел карамаса, мари булса да ярый… Безнең Дөбъяз якларында кияүгә чыга алмый калган кызлар түгәрәк уеннарда шаярып, шулай дип җырлый торганнар иде. Болай җырлаганнан гына ма...

Күңелем сиңа карый, синең күңел карамаса, мари булса да ярый… Безнең Дөбъяз якларында кияүгә чыга алмый калган кызлар түгәрәк уеннарда шаярып, шулай дип җырлый торганнар иде. Болай җырлаганнан гына мари егетенә кияүгә чыгарга өмет тотмаганнардыр инде татар кызлары. Бәлки аларның бу җырларына татар егетләре нәрсә карап йөри дигәнрәк мәгънә салынган булгандыр. Чөнки мари егетләренең холыклары бик үзенчәлекле, аларның йөрәген яуларга теләсәң, җыр белән бергә, байтак тоз яларга туры килүе бар.


DSC_0598Хәтер сандыгына балачактан кереп калган әлеге юллар шушы көннәрдә Кукмара районының Починок Кучук авылына барып чыккач искә төште. Сәбәбе дә бик гади – Пүчинкә Күчүк мари авылы. Кнә елгасы буенда урнашкан әлеге авылга 16 нчы гасырда мәҗүси марилар нигез салган. Башта ул нигез салучыларның берсе – Мултан исемле ир исеме белән йөргән. Елганың авыл урнашкан ягын су баса башлагач, халык Кнәнең уң ягына күчәргә мәҗбүр булган. Шул вакыттан бирле аны Починок Кучук дип атаганнар, янәсе, яңа күченгән авыл. Марилар арасында У-Ял (Яңа авыл) дигән өченче бер исеме дә бар.


Пүчинкәдә бүген 378 йорт. 1967 елга кадәр биредә марилар гына яшәгән. Ә 67нче елда моннан 3-4 чакрым ераклыктагы Кызыл Октябрь авылында зур фаҗигә була – авыл янып көлгә әйләнә. Шуннан соң анда яшәгән татарлар шушы Пүчинкәгә килеп кушыла. Хәзер бу авылда 1123 кеше яши, шуларның 532се – мари, 520се – татар, 60ы – рус. Шулар янында үзләренә шөгыль табып, дөнья көтеп ятучы берешәр, икешәр удмурт, чуваш, казакъ, украин, әзәрбайҗан, корея, вьетнам милләте вәкилләре дә күренә. Урта мәктәптә 77 бала укый: 43е – мари, 34е – татар. Арада Кнәгор, Иске Кнә, Кызыл Октябрь, Кнәбаш авыллараннан килеп укучы 5 бала да бар. Аларны авылларыннан укырга мәктәп автобусы алып килә. Мәктәп бинасында балалар бакчасы эшли. 11 нәнүстән торган бакча балалары мәктәп укучылыры составына керә һәм аларның гомуми санын 88гә җиткерә.DSC_0594DSC_0599


– Авылның мәдәният-сәнгать учагын сүндерми саклаучы барлык зыялылары мәктәп укытучыларыннан тора дисәм дә, ялгыш булмас, – ди мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахманов. – Мәктәбебездә 26 укытучы, 15 техник хезмәткәр эшли. Әле тагын авыл җирлеге, мәдәният йорты, медицина пунктында хезмәт куючы көчләр дә бар. Мәктәбебездә авыл тарихын чагылдырган музей эшләп килә. Аны озак еллар тәҗрибәле педагог Ирина Вячеславовна Родыгина җитәкли. Музей авылның оешкан көненнән алып, хәзергә кадәрге чорын чагылдыра. Монда безнең борынгы үткәнебез дә, хәзерге көннәребез дә күзгә карап тора. Үзем дә атнага бер мәртәбә бер сәбәпсез кереп, йөреп чыгам музейны. Ничектер, асылыма кайтарган кебек итә ул. Ата-бабаларыбызның күз карашларын тойган кебек булам. Зиһеннәргә уй-гамь өстәлгәндәй тоела. Үткәнен хәтерләмәгән халыкның киләчәге юк. Музейның мәктәптә урнашуын безнең бәхетебез дип саныйм. Гомумән, яшь буынны тәрбияләүдә музейларның роле баһәсез. Безнең биредә авылыбызның ветераннары белән даими очрашулар булып тора. Мәктәбебездә «Яшь техниклар» түгәрәге эшли. Республика, район күләмендә уңышлары да бар. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында югары уку йортларын тәмамлаучылар булуы да күңелләргә дәрт өсти.DSC_0582 DSC_0586 DSC_0588DSC_0593 DSC_0584DSC_0589


Менә шундый исәпләр белән яши Пучинкә Күчүк мәктәбе. Уңышлар сиңа, яшь буын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ