Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» Лениногорскида

6 апрель көнне Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназия базасында «Заманча педагогик технологияләрне һәм укытуның актив методларын куллану нигезендә укучыларның төп компетенцияләрен үстерү» дигән темага...

6 апрель көнне Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназия базасында «Заманча педагогик технологияләрне һәм укытуның актив методларын куллану нигезендә укучыларның төп компетенцияләрен үстерү» дигән темага республикакүләм фәнни-методик семинар узды.


Анда Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика институты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәткәрләре институты мөгаллимнәре, республиканың төрле районнарыннан татар теле, инглиз теле, математика, физика, тарих, музыка, физик тәрбия укытучылары катнашты.


Семинар барышында ачык дәресләр, мастер-класслар, методик кафе, класстан тыш шөгыльләр күрсәтелде.


IMG_2376


Республикакүләм фәнни-методик семинар эшендә шулай ук «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе Раушания Хөснетдинова да катнашты. Ул әлеге чарага килүчеләрне басманың бүгенге эшләре, киләчәккә планнары, язылу мәсьәләләре белән таныштырып узды. Әлеге чарадан тулы язма «Мәгариф» журналының май санында дөнья күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ