Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф. Татар теле” басма журналның икенче саны әзер

Әлеге басманы  татар теле һәм әдәбияты укытучылары аны атна-ун көн көн эчендә кулга ала алачак. «Мәгариф. Татар теле» журналы басма вариантта, «Мәгариф» журналына кушымта буларак,  һәр квартал саен 48...


Әлеге басманы  татар теле һәм әдәбияты укытучылары аны атна-ун көн көн эчендә кулга ала алачак. «Мәгариф. Татар теле» журналы басма вариантта, «Мәгариф» журналына кушымта буларак,  һәр квартал саен 48 битле итеп нәшер ителә.  «Мәгариф. Татар теле»нә бары тик «Мәгариф» журналы белән комплектта гына язылырга мөмкин. Махсус индекслар буенча язылган абунәчеләрнең почта әрҗәләренә «Мәгариф» журналы белән бергә һәр өч айда «Мәгариф. Татар теле» журналы да салына.


«Мәгариф. Татар теле»нең яңа санында олимпиадаларга әзерлек мәсьәләләренә кагылышлы материалларга зур урын бирелгән. Шулай ук татар телен укытуда дәвамчанлык принцибы, ФДББС шартларында электрон дәреслекләрдән файдалану, орфографик вариантлар тудырган буталчыклар турында материаллар татар теле укытучыларына кызыклы булыр. Татарча тавтограммалар, кызыклы грамматика дәресләрне үстереп җибәрер.


тышлык 2 июнь 2016 ЭПЭчтәлек:


«Олимпиадада катнашучыларның яртысы диярлек дипломнарга ия булды» (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Ф.С.Сәйфуллина белән әңгәмә)
Башка милләт ул – нинди милләт?
Бәйгедә кемнәр беренче? (Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре)


ХАРИСОВ Ф., ГАЙНУЛЛИНА Г. Белем – нур, белмәү – хур
QR кодларны ничек ачарга?
ИЗМАЙЛОВА Г. Укучылар өчен иң кыен эшне ачыкладым
ХАФИЗОВА И. Татар теленнән олимпиадага тарту – үзе җиңү
ВАФИН Ф. Коррекцион мәктәпкә олимпиада кирәкме?
МӨХӘММӘТҖАНОВА А. Татар телен укытуда дәвамчанлык принцибы
ХӘСӘНШИНА Р. Ымлыклар турында гомуми төшенчә
СӘЛАХОВА Р., МИНҺАҖЕВА М., ХАЛИТОВА Л. Мин – өйдә булышчы
СӘГЪДИЕВА Р. ФДББС шартларында электрон дәреслекләрдән файдалану
ХӘЙРУЛЛИНА Г., ГАРӘПШИНА Р. Саннарны гомумиләштереп кабатлау
ГАЙНУЛЛИН Р. Сәяхәт
МӨБИНОВА Г. Танып-белүгә бердәнбер юл
КИДРЯЧЕВА Р. Нәниләр татарча өйрәнә
ГАРИПОВА Р. Татар теленнән биремле текстлар
АБДУЛЛИНА Р. «Зәвыксыз Рәфыйк» һәм «Тәүфикълы Рәфикъ» яки орфографик вариантлар тудырган буталчыклар турында
Укытучыга ярдәмгә / Китап киштәсе
ГАНИЕВА Ф. Татарча тавтограммалар
ГАЛИУЛЛИНА Г. Тел галәмен гизгәндә
МИНГАЛИЕВ Н. Кызыклы грамматика


«Мәгариф. Татар теле» методик журналы татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, методик, практик һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, хәзерге татар теле белеменә бәйле катлаулы очраклар турында укытучыларга мәгълүмат бирә. «Мәгариф. Татар теле» нәкъ менә гамәли-методик мәсьәләләр яктыртуы, татар теле дәресләренә әзерләнүдә, татар теле укытучыларына педагогик эшчәнлекне оештыруда практик ярдәм күрсәтүе, татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган беренче профессиональ басма булуы белән үзенчәлекле.


P.S.:»Мәгариф. Татар теле»нең электрон версиясенә язылучылар 2016 елда чыккан икенче санны хәзер үк укый ала.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ