Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының иң актив  авторы – Ш. Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреаты

Күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур – заманында туган авылы Тулбайда (Мамадыш районы) үз акчасына китапханә салдырган олпат шәхес. Ә инде 1980 елда әлеге китапханәгә Ш.Маннур исеме бирелә. 1981 елдан б...

Күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур – заманында туган авылы Тулбайда (Мамадыш районы) үз акчасына китапханә салдырган олпат шәхес. Ә инде 1980 елда әлеге китапханәгә Ш.Маннур исеме бирелә. 1981 елдан башлап, әдип туган гыйнвар аенда  Шәйхи Маннур исемендәге премияләр бирү гадәткә кергән.


 Быел да Мамадыш төбәгендә Шәйхи Маннурны искә алу чаралары зурлап уздырылды.   Анда Казаннан, Чаллыдан һәм башка төбәкләрдән бер төркем язучылар, районның «Агымсу»  иҗат берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар катнашты. Алар, Тулбай авылына кайтып, Шәйхи Маннур каберен зиярат кылдылар, аңа чәчәкләр салдылар, рухына догалар кылдылар. Мамадыш каласындагы Шәйхи Маннур һәйкәле янында узган митингта катнаштылар. Анда шулай ук Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиянең быелгы лауреатлары игълан ителде. Лауреатларның берсе  – «Мәгариф» журналының иң актив авторларыннан берсе, дистә елга якын инде безнең журнал оештырып килгән «Яшь кулибинчылар» конкурсының жюри рәисе, галим һәм шагыйрь Ринат Нуруллин. Үзенчәлекле шәхес, бар гомерен техник иҗатка багышлаган галим – техник фәннәр кандидаты булса да, күңеле белән шагыйрь җанлы ул! Ике дистәдән артык китап авторы. Аларның күбесе  техник әдәбият булса да, балаларга багышланганнары да шактый. Соңгы елларда гына ул яшүсмерләрне «Өч бүре һәм өч сарык», «Альпинист үрмәкүчләр», «Камыр батыр», «Шаһмара табышмагы» дигән үзенчәлекле шигъри китаплары, «Яхиннар» дигән документаль повесте белән сөендерде. Шәйхи Маннур исемендәге премия дә аның нәкъ менә балалар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен бирелде. Киләчәктә дә Ринат каләмдәшебезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын!


Ш.Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары арасында шулай ук Чаллыдан язучы  Факил Сафин, Мамадыштан корчагинлылар токымыннан булган шагыйрә Люция Губина да бар.


2017 - Mannur 001а


 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ