Мин шигырьгә ... сәхнәдән килдем
Газинур МОРАТ,шагыйрьМин үзем, үсеп акыл керә башлаганчы: «Укытучылар ашый-эчәме икән?» – дип уйлап йөрүчеләр буыныннан. Шуңадыр, мөгаен, бу изге һөнәр ияләрен хәзер дә фәрештәи затларга тиңләп яшим.Д...
Газинур МОРАТ,
шагыйрь
Мин үзем, үсеп акыл керә башлаганчы: «Укытучылар ашый-эчәме икән?» – дип уйлап йөрүчеләр буыныннан. Шуңадыр, мөгаен, бу изге һөнәр ияләрен хәзер дә фәрештәи затларга тиңләп яшим.
Дөрестән дә, ул чакларда алар, хәзерге укытучылар кебек, тормыш-көнкүреш мәшәкатьләренә башы-аягы белән кереп чуммаган иде. Без мәктәптә укыган чорда, мал-туар асрап, көтү куып, печән-салам юллап матавыкланган укытучыларны мин гомумән хәтерләмим. Һәм безне үз эшенә фанатларча бирелгән фидакяр мөгаллим-мөгаллимәләр укытты.
Гамилә апа Каюмова, мәсәлән, безне тарихтан да җитдирәк фән булмаганына төшендерде: дәреслеккә язылган «дөрес» сүзләр генә сөйләп, безне ялыктырмады. Аның дәресендә хәтта минем кебек иң шук малайлар да шым кала торган иде. Дөресен әйтим: тәртип ягы чамалырак иде шул минем... Гамилә апа беркайчан да, беркемгә дә тавыш күтәрмәде, «2»леләр куеп интектермәде. Китапка язылган булса да, тузга язмаган ялган тарихны белмәгән өчен, начар билге куярга да яхшысынмагандыр, күрәсең. Соңрак үзеннән белдем: баксаң, Гамилә апабыз, безне укыткан чакта ук, Лев Гумилев, Олҗас Сөләйманов хезмәтләре белән таныш булган; ишетә алган кадәр, «Азатлык», «Америка авазы», «Би-Би-Си» тапшыруларын тыңлаган... Ә бит укытучыбыз хаклы булган: үзеңне танып-белү өчен кирәк икән ул тарих дигәннәре.
Мәктәп директоры Закирҗан абый Сабитовны алыйк. Ул җитәкләгән Зур Сәрдек мәктәбе (Кукмара районы) гыйлем йорты гына түгел, сәнгать мәркәзе дә иде. Үзе режиссер, үзе менә дигән артист та иде ул. Сәхнәдә уйнарга азмы-күпме һәвәслеге булган укытучылардан труппа төзеп, директор абыебыз әледән-әле пьесалар сәхнәләштерә, гастрольләр оештырып, без аларны район халкына күрсәтеп йөри идек. 12–13 яшьләрдә, «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә көтүче малай ролен башкарып, мин беренче хезмәт хакымны алган идем. Үзем ике көннең берендә директор абый белән кич спектакльдә уйныйм; үзем, дәрес вакытында, тәнәфестә, аның бүлмәсенә чакырылып, «тәрбия сабакларын» иң еш алучы малайларның берсе дә идем.
Инде килеп, мәктәптә укыганда, нота танырга, нотага карап, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнүем, хәзерге күзлектән караганда, бәлки, үзе бер могҗизави хәл булгандыр. Ә нота әлифбасын безгә күренекле музыкант һәм композитор Мәсгут абый Латыйпов өйрәтте. Ул, пионер яшендәге мәктәп укучыларыннан 40–50 кешелек тынлы оркестр оештырып, безне, авыл балаларын, профессиональ музыка серләренә төшендерде. Мин трубада уйный идем, һәм, шул уен коралы кулыма эләксә, бүген дә берәр көй сыздырып җибәрә алырмын кебек.
Ә инде шигырь язуга килгәндә, анысы да гел көтмәгәндә булды. 12 яшемдә мин, баш мие ялкынсынып, бик нык авырып алдым. Хәтта өч тәүлек һушсыз да ятканмын. Ходайның рәхмәте илә табиблар мине үлем тырнагыннан йолып калды. Тәүге тапкыр сүзләрне шигырь калыбына салып яза башлавым әнә шул хәтәр хастадан дәваланып аякка баскан чорга туры килде дип беләм. Менә шуннан бирле миңа шигырь «зәхмәте» йогып калды да инде.
Комментарийлар
0
0
Газинур Морат - чорыбызның иң мәгънәле, кешелекле, талантлы шагыйрьләренең берсе. Тукай бүләге Газинур Моратка тиеш. Бу язмасы ук укытучыларга иң олы мәхәббәт һәм хөрмәт белән сугарылган. Рәхмәт Сезгә бу язманы оештырган өчен Автор: Мөслимә Накиповна
0
0