Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәниләр ветераннар белән очрашты (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

Күз яшьләрен чак-чак тыеп ветераннар яшьлекләрен, сугыш башланган чорларны искә ала... Сугышның ни икәнен аңлап җиткермәсәләр дә, сабыйлар аларны тын да алмыйча тыңлый.  Бөек Җиңү бәйрәме алдыннын бал...

Күз яшьләрен чак-чак тыеп ветераннар яшьлекләрен, сугыш башланган чорларны искә ала... Сугышның ни икәнен аңлап җиткермәсәләр дә, сабыйлар аларны тын да алмыйча тыңлый.  Бөек Җиңү бәйрәме алдыннын балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашу матур гадәткә әйләнде.


IMG_8961


Казанның Яңа Савин районы 99 нчы балалар бакчасында да узды андый очрашу. Ветеран әби-бабайлар истәлекләре белән уртаклашты, ә балалар үз чиратында сугыш турында шигырьләр сөйләп, җыр-биюләр башкарып аларга менә дигән бүләк ясады.




 «Сезгә карап сокланып утырдым. Шундый матур итеп татарча сәйләшәсез, җырлыйсыз. Афәрин балалар!», –ди  Исмәгыйль Габидуллин. Исмәгыйль абый әсирлектә туган бала. Үзенең бала вакытларын сәйли башласа, тыела алмый, күңеле тула. Ә балалар шук, бабай белән уйныйсылары килә...




Очрашуга Ленинград блокадасын узган ветеран Негусова Анна Михайловна да чакырулы иде. Күз тимәсен, көр күңелле, җор телле ветеранга 95 яшь!



 – Чакырсагыз, тагын киләм әле мин!-ди Анна Михайловна.



Клара Демьяновна да үзенең күргәннәрен сөйли. Ул сөйли, ә нәни сабыйлар ветеранның һәр сүзен йөрәкләре аша уздырып  тыңлый. Кайберләре шунда ук мышык-мышык еларга да тотына...



Әнә шундый үзе моңсу да, күңелле дә итеп билгеләп уздылар  Бөек Җиңү бәйрәмен 99 нчы бабалар бакчасында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ