18 октябрь 2024 яңалыклары
-
КФУда V Казан халыкара лингвистик саммиты
16–31 октябрь көннәрендә Казан федераль университеты V Казан халыкара лингвистик саммиты үткәрә. Быелгы чара университетның 220 еллыгына багышлана.
-
Юбилеегыз белән, Илсур Гәрәй улы!
Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәевич үзенең юбилеен билгеләп үтә.
-
Бөрбаш үрнәге
Авылны тотып торучы кеше булса, авыл яши ул, яшәү сулышы белән дөрли. Балтач районының Бөрбаш авылы – әнә шундый бәхетле язмышка дучар булган салаларның берсе. Чөнки анда республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев яши. Үтемле вәгазьләре белән генә түгел, эш-гамәлләре белән дә ул – бик күпләргә үрнәк шәхес.
-
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына «Академия театры» исеме бирелде
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Академия театры» исеме бирелде дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
-
Гаилә һәм мәктәп театрларының II Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этаплары
Катнашу өчен барлыгы 70 гариза кабул ителде.
-
Казан мәктәп укучылары «Һөнәр шәһәрендә» стажировка уза алачак
Казанда мәктәп укучылары өчен «Һөнәр шәһәре» проектын эшләтеп җибәрделәр. Инициатива шәһәр тормышының сайланган өлкәләренең берсе: хастаханәдән алып төзелеш фирмасына кадәр эшләргә мөмкинлек бирә. Проектта 9–11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.