Логотип Магариф уку
Цитата:

Альберт Сабировның бәхете сабырлыкта

7 август көнне каләмдәшебез, «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе Альберт Сабировка 60 яшь тула. «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» кебек газеталарда каләм чарлаган журналист ул.КД...

7 август көнне каләмдәшебез, «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе Альберт Сабировка 60 яшь тула. «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» кебек газеталарда каләм чарлаган журналист ул.
КДУның журналистика бүлегенә укырга кергәндә яраткан остазы Мирхәт Хөснимәрданов кебек гомер буе язармын дип ниятләсә дә, язмыш, холык дигәннәре, газета-журнал эшен оештыру  зарурлыгы аның эшчәнлеген үзгәрәк юнәлешкә кертеп җибәргән. Җаваплы сәркатип – баш мөхәррирдән кала, редакциядә икенче кеше ул. Эшкә бик җаваплы каравын, сабырлыгын күреп алып, мөхәррирләр аны бу җитди эшкә җәлеп иткән. Алтмышын түгәрәкләп килгәндә, «Мәгариф» журналына эшкә, шушы вазифага килүе дә табигый, димәк. Хәер, хәзер  – башка заман. Бигрәк тә бүген журналларда эшләүче баш мөхәррирләргә, урынбасарларга, шул исәптән җаваплы сәркатипләргә дә язарга туры килә. Чөнки  аз гына кеше белән дә сыйфатлы матбага чыгарырга кирәк. Шуңа күрә Альберт бүген «Мәгариф»кә генә түгел, аның ише булган «Гаилә һәм мәктәп» журналына да язып тора.

Бу фани дөньяда сынмас-сыгылмас өчен, күп кенә хәл-вакыйгаларга, урынлы-урынсыз дәгъваларга көлемсерәп карарга, йөрәккә якын кабул итмәскә, сабыр булырга кирәк. Менә шушы сабырлык сыйфаты, тәвәккәллеге аңа Татарстан, Башкортстан, Карелия, Оренбург, Чиләбе, Екатеринбург, Самара, Мәскәүдә яшәүче мөселманнарыбызны туплап, хаҗ сәфәрләре оештырырга ярдәм иткән. Әйтүе генә ансат: 18 тапкыр изге җирләрне гизеп, бер хаҗины калдырмыйча, исән-имин илгә кайтып җиткәннәр. Быел Татарстан Диния нәзарәте хаҗ сәфәре оештырып, йөзләп хаҗига изге бурычын тормышка ашырырга булышты. Тик ни гаҗәп: быел 65 яшькә хәтле булганнарны гына изге сәфәргә дәштеләр (күрәсең, таҗлы вирус зәхмәте бетеп җитмәгән,  өлкәннәргә бик зур сынау булыр дип уйлаганнар). Альбертның  «Нәҗем-тур» компаниясенә караучы «Әл-Кыйбла» төркемендә, киресенчә, олы яшьтәгеләр, алтмыш бишне узганнар була иде. «Менә шул әби-бабайларыбызның рәхмәтен, догасын алганга, күп кенә ниятләрем, башлангычларым тормышка ашты. Әле һаман да шулар белән хәбәрләшеп, аралашып яшим. Юллар ачылып, кабат хаҗ сәфәрләре оештыра башларбыз, иншалла», – дип сөйләде ул безгә.
Бу урында аның, хаҗ оештыру эшчәнлегендә көндәшлек юк, безне көндәш күрүчеләр генә булды, дигән  фикере дә гыйбрәтле. Әлеге изге эшкә тотынгач, «Әл-Кыйбла» дигән журнал да ачып нәшер итә башлаган иде ул. Илдә тәртип-таләпләр кырыслана башлагач, бу эшне туктатып торырга туры килгән. Журнал эшчәнлеге уңаеннан бер үкенече дә калган әле. «Без нигездә рухи-әхлакый тәрбия мәсьәләләрен үзәккә куйдык. Журналның һичьюгы яртысын бергәләп хаҗ кылган әби-бабайларыбызның гыйбрәте язмышына, күпләргә сабак булырлык гомер юлын яктыртуга багышлыйсы калган икән. Үзләре дә күреп, укып сөенгән булыр иде», – ди ул бүген. Шәт, бу фикергә дини басма нәшер итүчеләр колак салыр дип уйлыйк.
Хәзер галимнәр алтмыш яшьлекләрне урта буынга кертә башлады. Шәт, шулай булгач, Альберт Сабировның ният-максатларын тормышка ашырырга, башлаган эшләрен дәвам итәргә куәте, мөмкинлеге бар, димәк. Аңа Ходай сабырлыкны өеп биргән. Көтә, сабыр итә белә ул.
 Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтле, озын гомер бирсен, иҗат чишмәсе саекмасын, якыннарының җылы карашын тоеп, хаҗиларыбызның куанычын уртаклашып яшәргә язсын!
Каләмдәшләре исеменнән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» иясе.

Рәшит МИНҺАҖ  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ