Логотип Магариф уку
Цитата:

II «Гәүһәр» балалар фестивале зур сәхнәдә

13 февраль көнне 15.00 Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак: бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре берләшәчәк. Бу хакта Казан мэриясеннән хәбәр итәләр.

Дүрт ай дәвамында, 2023 елның сентябрь – декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 1000 нән артык укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына һәм татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: әлеге балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. 

Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект быел да Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Анда Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, 53 остаз катнашты. Һәр белем учреждениесендә 15 – 20 шәр укучы шөгыльләнде, ди проект авторлары. 

Дәресләрдә балалар профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләрен үзләштерделәр. Сөйләм сәнгате буенча остазлар – театр артистлары һәм телевидение алып баручылары – укучыларны әдәби әсәрләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәтте. Вокал дәресләрендә җырлау сәләтләрен ачтылар, татар халкының милли уен коралларында уйнарга өйрәнеп, инструменталь ансамбль булдырырга тырыштылар. Дәресләр татар телендә узды. 

Исегезгә төшереп узабыз: фестивальгә сайлап алу туры 22 гыйнварда Казанның 18 нче гимназиясендә узды. Жюри әгъзалары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Закирова, Татарстанның атказанган артисты, балетмейстер Таһир Латифуллин, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, «Казан» бию ансамбле солисткасы Татьяна Мифтахова, фольклорчы, галим, музыкант Дамир Габдрахманов, «Болгар кызлары» төркеменең җитәкчесе һәм солисты Айгөл Зәйнуллина һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова барлык номерларны карап, аларга бәя бирде. 

13 февральдә узачак чарада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашуы көтелә. 

«Гәүһәр» фестивалендә дәресләрнең нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 20 дәрес эчендә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк. 

Белешмә:
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының беренче сезоны 2022 елның февраль – май айларында тормышка ашырылды. Проектлар май аенда Казанның 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясендә йомгаклау чарасы белән тәмамланды. 2022 елның сентябрь – декабрь айларында үткән икенче сезон дәресләренең йомгаклару чарасы «Чулпан» мәдәният үзәгендә зур «Гәүһәр» балалар фестивале булып узды. 2023 ел сезонында бию һәм сөйләм осталыгына ике яңа юнәлеш өстәлгәннән соң, проект тулысы белән «Гәүһәр» исемен алды.

Мөршидә Кыямова

Фото «Гәүһәр» фестивале архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ