Казанның «Черек күл» паркында балалар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класслар үткәреләчәк
Казанның «Черек күл» паркында техник тәнәфестән соң боз шугалагы эшли башлады. Мәйданчык 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Тимераякларны 21:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. Калган көн...
Казанның «Черек күл» паркында техник тәнәфестән соң боз шугалагы эшли башлады. Мәйданчык 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Тимераякларны 21:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. Калган көннәрне шугалак гадәти режимда эшләячәк.
Һәр шимбә 11:00 сәгатьтә парк бозында 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган яшь казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бушлай мастер-класслар узачак. Балаларга шөгыльләнү уңайлы булсын өчен, оештыручылар дәресләр өчен махсус зона бүлеп биргән.
Яшь фигуралы шуучыларга мастер-класста катнашу өчен үзләре белән тимераяк алып килергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе. Үз тимераяклары булмаган очракта, аларны шугалак прокатында алырга мөмкин. Аренданың бәясе сәгатенә 100 сум тәшкил итәчәк.

Комментарийлар