Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан ашлары дәвам итә

Корбан гаете көннәре узса  да, корбан ашлары  дәвам итә. Соңгы елларда гает хөрмәтенә мондый  күркәм мәҗлесләр оештыру  Россия кооперация университетында (Казан кооператив институт...

Корбан гаете көннәре узса  да, корбан ашлары  дәвам итә. Соңгы елларда гает хөрмәтенә мондый  күркәм мәҗлесләр оештыру  Россия кооперация университетында (Казан кооператив институты да шуңа карый) матур гадәткә әйләнде. Университет ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева бу юлы да  ашка вуз белән хезмәттәшлек итүче зыялыларыбызны һәм якташларын – Әлки районы якташлык җәмгыяте әгъзаларын җыйды.
 


Адәм баласын җыясы ризыгы йөртә, диләр. Бу көнне ашта Кытайдан килгән милләттәшләребез, шул исәптән җырчы Базарбай Бикчәнтәев, Башкортстан Республикасыннан килгән журналист, язучы Габдулла Вафин гаиләсе катнашты. Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, җырчы Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Афзалова кебек күренекле шәхесләребез янәшәсендә берьюлы алты имамны күрү  сәеррәк тоелды тоелуын. Моның серен вуз мөгаллиме Сираҗетдин Нәбиев аңлатты: биредә ике дистәләп дин әһеле дөньяви белгечлек алып чыккан икән. Моның өстенә көндез мәдрәсәдә сабак тыңлап, биредә читтән торып белем алучы мәдрәсә шәкертләре дә шактый җыела икән. Әлбәттә, бу заманда, бигрәк тә авыл җирендә яшим дигән ир-егетләргә дини гыйлем алып кына ерак китеп, гаиләне туйдырып булмый.

Алсу ханым, мәҗлес башланганчы, кунакларны вуз эшчәнлеге, уку шартлары белән таныштырды. Казан кооператив институтының студентларны аш-су әзерләү серләренә өйрәтү мәйданчыгы безне аеруча гаҗәпләндерде. Анда нинди генә җиһаз юк! Әйтергә генә ансат: бу җиһазлар 42 миллион сумга төшкән икән. Шуңа күрә гаҗәп тә  түгел: вуз студентлары  елдан-ел ил күләмендә генә түгел, халыкара күләмдә үткәрелгән эшче һөнәрләре конкурсларында да алдынгы урыннарны яулап килә. Вуз Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыяте белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда биредә, республикабыз җитәкчеләре ярдәме белән, махсус стипендияләр булдырып, район кулланучылар җәмгыятьләре ширкәтләре өчен белгечләр әзерли башлаганнар.
Уку-укыту эшчәнлегенең нечкәлекләрен, дөняви тормышны дини яшәеш белән бергә үреп бару хикмәтләрен ачып салган җырлы, аш-сулы, мәгънәле, күркәм кичә булып истә калды бу Корбан ашы.
Рәшит МИНҺAҖ

Фотолар авторы Раил ӘҺЛИУЛЛИН

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ