Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта республикакүләм “Семык” бәйрәме узачак

Мамадыш төбәге халкы төрле бәйрәм-фестивальләр үткәрергә чын-чынлап остарып җитте. Керәшеннәрнең республикакүләм Питрау бәйрәмен 25 ел рәттән инде үзләрендә уздыралар.

Әле узган шимбәдә генә шау-гөр килеп “Sunny Фест” фестивален үткәреп җибәрделәр. Инде әнә быел җәен мариларның республикакүләм «Семык» бәйрәм-фестивален дә Мамадыш җирлегендә оештырырга булганнар. 

Мәгълүм булганча, “Семык” фестивале республикабызда 1991 елдан бирле уздырылып киленә. Мамадыш районы бу бәйрәм кунакларын инде бер тапкыр –1997 елда кабул иткән булган. Һәм менә 27 елдан соң “Семык” кабат Мамадыш төбәгенә кайтачак.

Семык бәйрәме нәрсә дә һәм ул нилектән Мамадышта үтә дип тә кызыксынасыздыр.

“Семык” – мари халкының иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Бу бәйрәм Пасхадан соң җиде атна узгач билгеләп үтелә. Русларның “Семыгы"ннан аермалы буларак, мариларда ул фани дөньядан бакыйлыкка күчкәннәрне искә алу һәм алардан тормыш-көнкүрешләрендә иминлек-бөтенлекне ялвару бәйрәме булып тора.

Мамадыш – үзенчәлекле район: татар, рус, удмурт, керәшеннәрдән тыш, мари халкы вәкилләрен дә үзенә сыендырган төбәк. Районда дүрт мари авылы бар: болар – Зур Шыя, Гришкино, Каргалы һәм Иске Чиркәс авыллары. 1997 елда “Семык” фестивале районның Каргалы авылында үткәрелгән булган. Быелгысы исә 21 июньдә Зур Шыяда узарга тиеш. Анда Арча, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Менделеевск, Кукмара районнарыннан, Казан, Чаллы, Түбән Кама калаларыннан мари фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук Марий Эл Республикасы башкаласы – Йошкар-Оладан да зур делегация көтелә.


Таһир САБИРҖАНОВ
Фото “Нократ” газетасы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ