Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли-мәдәният турында яңа фильм тәкъдим ителә

Казанның «Мир» кинотеатрында 14 февральдә «Сабан туе төсләре» документаль фильмының премьерасы була. Премьерадан соң кинокартина турында фикер алышу да оештырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Фильм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кушуы буенча Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында төшерелгән һәм Татарстанның агач архитектурасына багышлана. Режиссер – Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге әгъзасы Юрий  Гвоздь.

Режиссер фикеренчә, Татарстанның агач архитектурасы халык иҗатының үзенчәлеге һәм милли-мәдәни кодның ачык мисалы булып тора.

Фильмны тамаша кылганнан соң, кинокартина режиссеры, сәнгать белгечләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республиканың иҗат вузлары укытучылары һәм студентлары катнашында фильм турында фикер алышу булачак.

Фильм 14:00 сәгатьтә башлана,  керү ирекле, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

6+

Мөршидә Кыямова

Фото ТР Мәдәният министрлыгыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ