Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музей Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы белән берлектә  фотокүргәзмә тәкъдим итә

 18 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Анатолиянең сәлжүк мөнбәрләре: ислам сәнгатенең гүзәл үрнәкләре» фотокүргәзмәсе ачыла. Ачылу Халыкара ислам сәнгате көненә багыш...

 18 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Анатолиянең сәлжүк мөнбәрләре: ислам сәнгатенең гүзәл үрнәкләре» фотокүргәзмәсе ачыла. Ачылу Халыкара ислам сәнгате көненә багышланган. Күргәзмә Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы белән берлектә оештырылды. Анда сәнгать белгече Лилия Саттарованың (Казан) һәм фотограф Исмаил Хәйкырның (Әнкара), фәнни тикшеренү проекты кысаларында, 2015-2021 елларда Төркиянең төрле шәһәрләрендә ясалган 40 фотосурәте тәкъдим ителәчәк.
         Урта гасырларда мөнбәр гадәти мәчетне Җәмигъ мәчетенә әйләндерүче кафедра була – ягъни җомга көннәрендә мөселманнарның җыелып бергә намаз укып һәм хөтбә – вәгазь тыңлау урыны. Рухи һәм дөньяви тормышны гәүдәләндергән мөнбәр үз чорының иң яхшы осталары тарафыннан иң кыйммәтле агач төрләреннән ясалган. Аның бай декоры геометрия кануннарына нигезләнгән Ислам орнаментының барлык формаларын үз эченә алган.
           Күргәзмәдә шулай ук Алтын Урда чорындагы Болгар шәһәре биналарының архитектура декоры фрагментлары тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан булган төрле төстәге мозаика һәм сырлап ясалган гипс үрнәкләрендә Ислам орнаментының аерым үзенчәлекләре, сыйфатлары ачык күренә.
        Ислам дөньясы сәнгате – ул төрле халыклар традицияләренең үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә, ундүрт гасыр дәвамында формалашкан уникаль мирас. Төркиянең сырлап ясалган мөнбәрләре - бу мирасның искиткеч бер өлеше. Алар безнең көннәргә кадәр сакланып калган, урта гасырга караган Якын Көнчыгышның агачтан уеп эшләнгән һәйкәлләренең (үрнәкләренең) күпчелеген тәшкил итәләр.
      Иң борынгы мөнбәр сигез ярым гасыр элек эшләнгән дип санала. Аларның күбесе Үзәк һәм Көнчыгыш Анатолии шәһәрләре мәчетләрендә әле дә хезмәт итә, анда алар XII-XIV гасырларда төрки династия хакимнәре тарафыннан урнаштырылган.
     Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәгә музей билеты буенча керергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ