Логотип Магариф уку
Цитата:

Тавык ите белән суган рулеты рецепты

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллинадан тавык ите белән бергә пешерелгән суган рулеты рецептын тәкъдим итәбез.Тавык итен сарымсак, тоз, майонез, тәмләткечләр белән болгатып бер сә...

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллинадан тавык ите белән бергә пешерелгән суган рулеты рецептын тәкъдим итәбез.
Тавык итен сарымсак, тоз, майонез, тәмләткечләр белән болгатып бер сәгатькә яки төнгә суыткычка куярга кирәк.
Тавыкны табада кыздырырга, әмма пешәр-пешмәс калса яхшырак, чөнки рулет белән дә пешә.
Табада кишер, суган, помидорны май салып, кыздырып алырга, аннары бераз су өстәп томалап пешерергә.
2 йомыркага токмач камыры басарга, җәяргә. Яшел суганны турарга һәм җәймәгә сибеп чыгарга, өстенә угычтан атланмай уарга, рулет итеп төрергә һәм кисәргә җайлы булсын өчен туңдыргычка куеп торырга.
Кәстрүль төбенә тавык итеп, аның өстенә кишер белән суганны салырга. Аннары рулетны кисәргә дә шунда ук аларны тезеп чыгарга, бераз гына су салырга һәм сүрән утта 30-35 минут пешерергә.

Чыганак: Интертат.ру

Фото: https://www.instagram.com/ismegull/

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ