Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган хакы

«Низаг чыккан» дигән сүзне ишетүгә үк, гадәттә, күз алдыбызга ниндидер дошманлык, үпкәләшү килеп баса. Бу табигый да, чөнки «низаг»ның уңай ягы була алмый сыман. Ничек инде ул уңай күренеш яки файдалы эш була алсын ди?! Чынлап та, шулай, без уйлаганчамы соң?

Ни өчен низаг чыга?
Низаг бер дә күңелле хәл түгел. Бигрәк тә гаиләдә, балалары арасында чыкса, ата-ана кара кайгыга батарга мөмкин. Кайвакыт психологларга мөрәҗәгать итми торып, проблемадан чыгу юлын таба да алмыйлар. Әмма низаг чыгу ул – табигый хәл. Иң элек аңа, нәкъ менә, табигый хәл итеп карарга өйрәнү кирәк. Алай гына да түгел, күп вакыт аннан котылып калып та булмый, чөнки кешеләрнең кызыксынулары, фикер-карашлары, максатлары бер төрле генә түгел бит. Гәрчә бер гаилә әгъзалары булсалар да. Бертуганнар арасындагы каршылыкны фән телендә сиблинглар бәрелеше, диләр. Сиблинглар – бер ата-анадан туган кызлар һәм малайлар (әмма игезәкләргә бу термин кагылмый).

Ни өчен бертуганнар арасында каршылык туа дигәндә, аның беренче сәбәбе: гаиләнең буыннан-буынга күчеп килгән «инанулары»нда. Мәсәлән, яхшы гаиләдә бернинди дә каршылык килеп чыгарга тиеш түгел. Анда һәркем үзара күркәм мөнәсәбәт күрсәтергә, елмаеп кына сөйләшергә, бер-берләренә карата түземле булырга тиеш дигән фикердә тора. Әгәр кем дә булса, гадәткә кергән тәртипләрдән риза булмыйча, үз теләк-омтылышларын ачыктан-ачык күрсәтсә, еш кына аның бу гамәле ниндидер яман эш булып аңлашыла. Моның бер куркыныч ягы бар: гаилә тәртипләренә буйсыну-буйсынмауга карап, балалар «яхшы» һәм «начар»га бүленергә мөмкин. Ә мондый гаилә хакында «икмәк эчендә кибәк булмый калмас» яисә «аттан ала да туа, кола да туа» диясе генә кала.

Хөкемдар булмагыз
Беркемгә дә сер түгел, низагта «хаклы» һәм «гаепле» як бар дигән фикер каныбызга сеңгән. Шуңа күрә дә балалары арасында берәр каршылык килеп чыкса, ата-ана «гаепле»не эзли башлый. Таба һәм әле җәзасын да бирә. Ләкин бу ысул кайвакыт хәлне катлауландырып җибәрә, чөнки гаепле булып калган бала икенче юлы гаделлек торгызырга, үзен якларга омтылачак. Димәк, каршылык юкка чыкмый, киресенчә, тирәнәеп тә китә ала. Шуңа күрә психологлар ата- аналарны: «Балаларыгыз арасында хөкемдар булмагыз!» – дип, даими рәвештә кисәтеп тора. Ә нишләргә соң? Ике якның да фикерен тыңлау зарур. Ата-ана, баланы тыңлаганда, бик сак булсын, чөнки алар, бигрәк тә кечкенә вакытта, теләк-фикерләрен тиешле дәрәҗәдә аңлатып бирә алмый. Ике якны да тыңлап, нәрсә теләвен төшенгәннән соң гына баланың үзе белән берлектә барысын да уртага салып сөйләшергә һәм ике якның да күңеленә хуш килердәй чишелеш табарга кирәк.

Сиблинглар арасында яхшы мөнәсәбәт булдыруга гаиләдә анык һәм төгәл тәртип урнаштыру да нык ярдәм итә. Мәсәлән, кеше әйберен рөхсәтсез алмаска. Бер-береңә ачу килгәндә, бу хакта әйтергә ярый, әмма ямьсез сүзләр белән тиргәшергә, сугышырга һич тә ярамый.

Балаларны билгеле бер тәртип, кагыйдәләргә өйрәтүнең иң җиңел юлы – уен вакытында. Әйтик, балалар шашка яки шахмат уйный. Бу уенда, аның кагыйдәләрен саклаучы гарант вазифасын үз өстенә алып, әти яки әни кеше дә катнаша ала. Әкренләп бала уен кагыйдәләренә күнегә һәм буйсына да башлый. Күмәкләп уйнаулар берләштерә, үзара килешеп яшәргә, кайчакта сабыр итәргә дә кирәклегенә төшендерә.


«Сабак» ала бел
Бертуган балалар арасында ниндидер җитди каршылык туган икән, моннан фаҗига ясамагыз. Шулай ук әлеге аңлашылмаучанлыкны ничек булса да юкка чыгару, тамырын корыту кирәклеген генә максат итеп куймагыз. Сиблинглар бәрелешен бер-береңне аңларга өйрәнү, күңел хисләрен «ишетә» алу мөмкинлеге (!) дип кабул итегез. Аңлашылмаучанлык  ул – бер яман эш түгел, ә бер-береңне тагын да әйбәтрәк аңлау өчен бирелгән форсат та! Балалар арасында гына түгел, хәтта әти-әни арасында килеп чыкса да. Димәк, ата-ана, беренче карашка, күңелсез, проблема булып күренгән хәлләрдән тиешле «дәрес» ала белсен! Ә инде мондый фикерләү рәвешенә балаларын да күнектерсә, аларның киләчәктәге мөстәкыйль тормышлары өчен бик тә кирәк булачак зирәклеккә өйрәтә алган дигән сүз.

Георгий БЛИНОВ, психолог

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ