Логотип Магариф уку
Цитата:

103 нче мәктәп яңа уку елын җиңүләр белән башлады

Башкалабызның  Яңа Савин районындагы 103 нче мәктәбендә 1 сентябрь –  Халыкара  белем көненә багышланган тантаналы линейка  быел да, башка еллардагы кебек, мәктәп укучыларына, алар...

Башкалабызның  Яңа Савин районындагы 103 нче мәктәбендә 1 сентябрь –  Халыкара  белем көненә багышланган тантаналы линейка  быел да, башка еллардагы кебек, мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә яхшы таныш булган  урында – ачык һавада урнашкан спорт мәйданында узды.
Балаларның яңа уку елын сагынып көткәннәре әллә каян күренеп тора. Кая карасаң  да, түгәрәкләнеп  баскан үсмерләр төркеменә, аларның шатланып көлгән тавышларына  юлыгасың.   Башка елларда коридор диварына эленгән стена газетасының тәүге саны мәктәпнең урам яктагы ишегенә беркетелгән. Ул, әлбәттә инде, Белем көненә багышланган.  Мәктәпне төрле яктан якты йөзле әти-әниләрнең, дәү әти-дәү әниләрнең уратып алуы  уку йортына ерактан ук бәйрәм төсе биреп тора.  Беренче сыйныфка баручыларны да  әллә каян танырга була: аларның бер кулында – чәчәк букеты, икенчесендә иң кадерлеләренең – әниләренең, әбиләренең  җылы учлары. Шунысын да әйтик: быел беренче сыйныфка 118 бала укырга кергән. 

Балалар байрак йөртүчеләрне каршылый



Ябалак Сафа балалар янында кунакта



Мәктәп директоры Ринат Хәбибуллинның балаларга әйтер сүзләре күп


Мәктәп укучыларыннан торган тантаналы линейка укучылар сафы каршына хәрби марш көенә төз басып, кулларына  Россия Федерациясе, Татарстан һәм  Яшь армияче байраклары тоткан яшь гвардиячеләр кереп басканнан соң, Россия һәм Татарстан гимннары яңгыравы белән башланып китте.
Алып баручылар бәйрәм программасын башларга өлгермәде, балалар каршына  Дөбьяз урманыннан очып килгән Сафа кушаматлы ябалак килеп чыкмасынмы?!  Әлбәттә, мондый җитди вакыйга – яңа уку елы башланып  кына киткәндә, берәү дә программада әкияти үзгәреш булыр дип көтмәгәндер. Әмма Сафа үзенекен итте. Сабыйлар сафын тиз генә урап чыкты да һәркемне үзе кебек тырышып укырга , уяулыкка чакырырга кереште.  Янәсе, ябалак йокысын калдырса калдыра, әмма максатына ирешә! Изге ниятле Сафа әнә шундый яхшы теләкләр теләде-теләде дә,  кышкы озын кичләрдә татар теле дәресләрендә килеп чыгарга вәгъдә биреп, күз ачып йомган  арада юкка да чыкты.
Сафа артыннан ук балалар каршына, елдагыча, райондагы иң абруйлы уку йорты җитәкчесе Ринат Хәбибуллин чыкты. Ул башта нәнүсләрне  яңа уку елы белән котлады, аннары  мәктәптә уздырылган яңарту эшләрендә шушында укыган балаларның әти-әниләре көче булуын да атап узды, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде.
Ринат Нәкыйп улы сүзләренә кушылып, шунысын да җиткерәсе килә: 103 нче мәктәп республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән  проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәгариф оешмалары арасында җиңүче дип табылган.  Күпләгән укытучылар күкрәк билгеләренә, РФ һәм  ТР Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталарына лаек булган.  Иң әһәмиятлесе – Ринат Нәкыйп улы Хәбибуллинга “Татарстанның  атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән.  Алда торган бурычларын иҗат ялкыны белән башкаручы  мәктәпнең хезмәт коллективына  алга таба да зур уңышларга ирешеп эшләвен телибез!

Ирек НИГЪМӘТИ


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ