Логотип Магариф уку
Цитата:

187 нче лицейның профессионаллары

Казанның 187 нче күп профильле лицей укучылары «Профессионаллар» чемпионатында яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Чемпионатның төбәк этабында алар барлыгы 10 компетенциядә: «мобиль  роботехника», «структурлашкан кабель системалары», «видео җитештерү», «компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү», «компьютер уеннары һәм программалары эшкәртмәсе», «эстетик косметология», «физик культура, спорт һәм фитнес», «полиграфия технологияләре», «автоматлаштырылган проектлаштыру системасында инженер графикасы», «Интернет-технологияләре» чыгыш ясадылар һәм   4 алтын, 4 көмеш, 3 бронза медальгә лаек булдылар.

Быел лицей «полиграфия технологияләре» компетенциясендә чыгыш ясаучылар өчен   база мәйданы булып торды.   

—  Укучыларыбыз, чемпионатка бик тырышып, ноябрь аеннан ук әзерләнә башлаган иделәр. Өстәмә дәресләрне дә калдырмадылар. Дүрт компетенция буенча укучыларыбыз милли финалга үттеләр, анда Россиянең бик күп  төбәкләреннән катнаштылар. Финал ярышларының төрлесе төрле шәһәрләрдә узды. Без нәтиҗә белән бик канәгать.

Илсаф Хәбибуллин «полиграфия технологияләре» компетенциясендә 2 нче; Егор Евлампиев, Әмир Насыйбуллин «мобиль робототехника» буенча 3 нче; Марат Гафиятуллин «структурлашкан кабель системалары» компетенциясе буенча һәм  Роберт Таһиров лицей-инженер үзәгеннән Булат Шәрәпов белән бергә «Интернет технологияләр» компетенциясе буенча 2 нче урыннарга лаек булдылар, – ди аларның кураторы, мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Динар Ринат улы Хәйруллин.

«Профессионаллар» чемпионатының мөмкинлекләре зур.  Юниорлар чемпионатта 91 компетенциядә үзләрен сыный ала, бу үзеннән-үзе укучыларның эшче һөнәрләр турында күбрәк белүенә китерә. Укыту-тәрбия эшендә профориентация эше яшь буынның киләчәген күздә тотып башкарыла. Шул ук вакытта мондый чемпионатлар  һәм конкурслар  теге яки бу өлкәдәге профессиональ осталыкны үстерү мөмкинлеге бирә, кешене шәхес буларак тәрбияли. 

 

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ