Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиячеләрне яңа тәрбия алымына өйрәтәчәкләр

Бүген Татарстанның татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре һәм укытучылары «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында узучы икенче «Туган тел фест–2022» республикакүләм фестиваленә җыелды. Ул –&nbs...

Бүген Татарстанның татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре һәм укытучылары «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында узучы икенче «Туган тел фест–2022» республикакүләм фестиваленә җыелды. Ул –  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме, «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасы тарафыннан оештырыла. 
«Туган тел фест –2022» фестивалендә бүген 120 кеше катнаша. "Катнашырга теләк белдерүчеләр күп. Бер балалар бакчасына 200 дән артык кешене сыйдырып булмый, шуңа икенче тапкыр уздырабыз", – ди фестивальнең оештыручысы Альбина Насыйрова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,  ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: «Фестивальнең дәвамлы булуы бик кирәк. Һәрбер яңа очрашу, тирәнрәк, мәгънәлерәк үтә. Ни өчен балалар бакчаларына игътибар бирергә кирәк? Бик күп татар гаиләләрендә, бигрәк тә шәһәр җирендә, гаиләдә татарча аралашабыз, бала татар телен өйрәнә тора. Балалар бакчасында сабый туган телен оныта. Гаепләп әйтү түгел. Кызганычка, гомуми мохитебез шундый. Әгәр дә сигез татар янына башка милләт кешесе килеп кушылса, без русча сөйләшә башлыйбыз. Яисә өч татар сөйләшсә, үзара русча сөйләшәләр. Әгәр һәр татар үзенең  татарлыгын күңелендә һәрдаим йөртә, кирәк икәнен танып яши икән бу безнең иң матур сыйфатыбыз булачак. Бала балалар бакчаларында телне сеңдереп калдыра икән, гомер буе онытмас. Гомумән, балалар бакчаларындагы милли мохиткә, тәрбия эчтәлегенә игътибар бирергә тиешбез. Бу барлык җитәкчеләргә дә кагыла. Берсүзсез без  сезгә мөмкинлек тә тудырырга тиеш. Шул ук вакытта сезгә ышанырга, ифрат саф күңелле татар җанлы булуыгызга инанырга телибез», –дип фикерләрен җиткерде.

«ТР  мәгариф һәм фән министры Ильсур Һадиуллин белән яңа уку елы башланганнан соң, бик дәрәҗәле, булдыклы, эшчән, нәтиҗәле эшләүче татар теле укытучылары белән аерым бер очрашу үткәрергә уйлыйбыз. Әлегә серләрне әйтеп бетермим. Андый укытучылар санаулы гына. Без аларның күңелен бигрәк тә күрергә, олыларга, хөрмәтләргә тиеш дип саныйбыз», – дип өстәде Марат Әхмәтов.

Икенче фестивальнең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? «Төп максатыбыз – татар теле дәресләренең сыйфатын арттыру, практикалы рәвештә, яңа технологияләр, методикалар белән уртаклашу. Бүген Әлмәттән, Түбән Камадан, Алабугадан, Яшел Үзәннән спикерлар җыелды. Креатив тәрбиячеләр, укытучылар кабатланмаган, яңа үзенчәлекле тәрбия, балалар белән татар теле дәресенә кызыксындыру алымнары методикасы белән таныштырачак. Аеруча ошаганы: бер тәрбиячебез нейропсихология белән бәйле келәм ясаган. Үз кулы белән ясалган келәм аша ул балалар белән татар теле дәресләрен уздыра. Шулай ук бүген бер спикерыбыз QR-кодлар белән кызыклы итеп дәрес алып бару алымын кулланырга өйрәтәчәк. Узган фестивальдә Г.Камал артисткасы Миләүшә Шәйхетдинованың театр буенча мастер-классын бик яратып кабул иттеләр. Бу юлы да ул кызык итеп театр дәресләрен бирәчәк. Укытучы, тәрбияче артист булырга, кызыклы итеп дәрес үткәрә белергә тиеш.Кечкенә балалар бик тиз ара. Аларны 15–20 минут тотып тору өчен бик нык әзерләнергә кирәк. Спикерларның бүгенге үрнәге тәрбиячеләребез өчен бик файдалы булыр», – дип  искәртеп үтте «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасының генераль директоры Альбина Насыйрова.
Бүгенге көндә тәрбиячеләр Сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, аларны нинди проблемалар борчый? – дигән соравыбызга, ул: «Бүгенге заманда укытучы, тәрбияче булуы җиңел түгел. Миңа коллегалар төрле сораулар белән мөрәҗагать итә: кемгәдер әсбаплар җитми, берәүләргә психологик ярдәм кирәк. Чөнки хәзерге әти-әниләре бик үзенчәлекле бит. Күпне таләп итәләр, сорыйлар. Алар белән эшләр өчен тәҗрибәле булырга, уртак тел таба белергә өйрәнергә кирәк. Укытучы, тәрбияче җилкәсе болай да күп авыр йөк күтәрә. Шуңа күрә бу фестиваль алар өчен илһамландыра, көч өсти, ярдәм итә торган бер мәйданчык",–  диде.
Мастер-класслардан тыш, чарада татар телендә язылган китаплар һәм аларның авторлары белән берлектә күргәзмә дә үтте. Фестиваль кунаклары өчен «Бала-Сити» хезмәткәрләре һәм «Шаян ТВ» ның  нәни йолдызлары җырлы-биюле тамаша күрсәтте.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ