Логотип Магариф уку
Цитата:

"Микулай" рейтингта 7 нче урында

«Микулай» фильмының прокат вакыты узып бара. Оештыручылар 14 июльдә Казанда фильмның соңгы махсус күрсәтелеше билгеләнгәнлеген хәбәр итә.«Фильмны карап өлгермәгәннәр «Республика» сәүдә үзәгендәге кино...

«Микулай» фильмының прокат вакыты узып бара. Оештыручылар 14 июльдә Казанда фильмның соңгы махсус күрсәтелеше билгеләнгәнлеген хәбәр итә.
«Фильмны карап өлгермәгәннәр «Республика» сәүдә үзәгендәге кинотеатрга килә алачак. Биредә фильмны төшерү командасы белән очрашу була. Соңыннан махсус бүләкләр дә уйналачак», – ди Илшат Рәхимбай.
Фильмнан соң шундый ук очрашулар 12 июль Иннополиста, 13 июль Алабугада планлаштырылган.
«Җәйге прокат бик авыр икән, шуңа сезнең ярдәмегез безнең өчен бик мөһим. Төрле социаль челтәрләрдә калдырган кайтавазларыгызга да рәхмәтле булыр идек», дип фильм карарга чакыра режиссёр.
Ул фильмның, федераль масштабтагы вакыйга булуын билгеләп үтә. «Микулай» этнотриллеры «Кинопоиск» мәйданчыгы мәгълүматларына караганда рейтингның ышанычлы 7 балл булуын ассызыклый.
«Микулай» этнотриллеры киң прокатка 22 июньдә чыкты.
фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ