Логотип Магариф уку
Цитата:

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга акчалата түләүләр графиклары билгеле

Ата-аналар беренче түләүне билгеләнгән көненнән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча ала алачак. Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләүләр срокларын атадылар.Ата-аналар бе...

Ата-аналар беренче түләүне билгеләнгән көненнән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча ала алачак. Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләүләр срокларын атадылар.
Ата-аналар беренче түләүне билгеләнгән көннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча алачак, аннан соң пособие киләсе ай өчен 1 нче числодан 25 нә кадәр түләнәчәк.
Мәсәлән, беренче түләү май аенда, билгеләнгән айдан алып 2022 елның 31  маена кадәрге чорда башкарылса, киләсе түләү июнь ае өчен түләнәчәк: кредит оешмалары аша – 3  июльдә, федераль почта элемтәсе оешмалары аша  5  июльдән 24  июльгә кадәр, яшәү адресы буенча китереп бирү графигы буенча.
Шулай ук  әгәр беренче пособие июнь аенда,  билгеләнгән айдан 30  июньгә кадәр булган чор өчен килсә, июль ае өчен акча август аенда билгеләнгән срокта биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы   буенча  идарәсе  матбугат хезмәтендә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ