Әгерҗегә космонавт килүе көтелә
Район башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев чакыруы буенча 9 гыйнвар көнне Әгерҗегә Россия Герое - космонавт Александр Иванович Лазуткинның килүе көтелә. Кунак белән очрашу Тирсә мәктәбендә һәм Әгерҗенең 3 н...
Район башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев чакыруы буенча 9 гыйнвар көнне Әгерҗегә Россия Герое - космонавт Александр Иванович Лазуткинның килүе көтелә. Кунак белән очрашу Тирсә мәктәбендә һәм Әгерҗенең 3 нче урта гомумбелем мәктәбендә узачак. Укучылар инде бүгеннән үк галәмдә 184 көн, 22 сәгать уздырган һәм анда шактый гына четерекле хәлләргә тарыган (янгын, бәрелеш) космонавтка үзләренең сорауларын әзерли торгандыр.
*А.И.Лазуткин 1991 елда космонавтлар отрядына кабул ителә.
* 1994 елның 5 мартында «Космонавт-испытатель» дәрәҗәсе ала.
*1997 елның 10 февралендә Лазуткин "Союз ТМ-25" космик корабль һәм "Мир" комплексында галәмгә оча.

Комментарийлар