Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ак калфак – 2022» укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды

3 март көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-...

3 март көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады.Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
- Бөтендөнья татар конгрессы төрле проектларны тормышка ашыра. Әлеге проектлар үз кыйбласын сайлаган татар яшьләренә халкыбызның зыялы шәхесләре белән очрашу, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, бүгенге көн татар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.
“Ак калфак – 2022” укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе – Чаллы кызы Алия Нуриева. I урынга исә Зыятдинова Әминә лаек булды. II урынны Энҗе Латыпова һәм Сөмбел Хәбибуллина бүлештеләр, III урын – Алинә Шәйхетдинова. Җиңүчеләргә татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак бүләк ителде.
Татар конгрессы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ