Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта тарихчылар форумы

2023 елның 17 ноябрендә Актанышта «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» дигән темага форум узды.Ул «Мәгариф» журналы редакциясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих инс...

2023 елның 17 ноябрендә Актанышта «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» дигән темага форум узды.
Ул «Мәгариф» журналы редакциясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, А. Халиков исемендәге Археология институты, Актаныш муниципаль районы башлангычы белән оештырылды. Анда республикабызның көнчыгыш төбәгендә урнашкан 10 районның тарих укытучылары, музей хезмәткәрләре һәм туган якны өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр катнашты.

Форумда катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән Актаныш муниципаль районы башлыгы ЗАРИПОВ Ленар Рафак улы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары ГЫЙБАТДИНОВ Марат Миңгалим улы, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире ТАИШЕВА Сөмбел Нурислам кызы мөрәҗәгать итте.

Форум яшь буынны туган як тарихы белән таныштыру проблемаларын уртага салып сөйләшү максатын куйды. Чөнки соңгы вакытта мәктәпләрдә төбәк компоненты бетерелү аркасында укучылар Татарстан һәм татар халкы тарихы белән танышудан мәхрүм ителделәр. Мондый шартларда тарих дәресләрендә яшь буынга үз төбәгебез тарихын ничегрәк укытырга сорау күп кенә тарих укытучыларын нык борчый. Әлеге конференция ачыклык кертү максатын куйган иде.

Форумда түбәндәге иптәшләр доклад белән чыгыш ясады:
ХУҖИН Фаяз Шәриф улы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы
ӘХСӘНОВ Әнвәр Васыйл улы, тарих фәннәре кандидаты, Тарих институтының М.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре
ИСХАКОВ Радик Равил улы, тарих фәннәре докторы, Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге мөдире
МӘСӘГУТОВ Руслан Фәнис улы, Башкортстан татарларының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре
ӘМИНОВ Рөстәм Равил улы, тарих фәннәре кандидаты, Тарих институтының Идел буе һәм Кама алды тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре
АБДУЛЛИН Хәлим Миңнулла улы, тарих фәннәре кандидаты, Тарих институтының яңа тарих бүлегенең фәнни хезмәткәре
САФИН Фатих Нурулла улы, Мөслим районы Баланлы мәктәбе директоры, тарих укытучысы

Инсаф Галәветдинов


Сөмбел Таишева фотосы


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ