Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга балалар йортында – яңа директор

Ривал Исмәгыйль улы Зарипов исеме «Мәгариф» журналы укучыларына яхшы таныштыр дип беләм. Тумышы белән Алабуга төбәгеннән ул. Һәм бар гомере дә үз төбәгеннән һәм мөгаллимлек вазифасыннан аерылгысыз аны...

Ривал Исмәгыйль улы Зарипов исеме «Мәгариф» журналы укучыларына яхшы таныштыр дип беләм. Тумышы белән Алабуга төбәгеннән ул. Һәм бар гомере дә үз төбәгеннән һәм мөгаллимлек вазифасыннан аерылгысыз аның. Алабуга педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, үз районындагы Монаш мәктәбендә (хәзер ул мәктәп Менделеевск районына карый) мөгаллимлек юлын башлый ул. Сәләтле егетне тиз күреп алалар. Берничә елдан аны мин эшләгән Камай мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Итагатьле, шул ук вакытта таләпчән, үзе дә эшли һәм башкаларны да эшләтә белгән Ривал Исмәгыйль улы белән ике еллап кына эшләп калдым. Район бүленгәч, миңа туган якларга беркадәр якынрак булган Мамадыш төбәгенә җай туды. Аралар ерагайды кебек, тик элемтәләр өзелмәде. Бигрәк тә «Мәгариф» журналында эшли башлагач, элемтәләр тагын да ныгый төште. Бу еллар эчендә Ривал әфәнде хезмәт баскычыннан үрли-үрли мәктәп директорлыгыннан Алабуга районы мәгариф идарәсе җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр үк күтәлергә өлгерде.

«Мәгариф» журналы белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыруда башлап йөрде ул. Ул эшләгәнгә кадәр Алабуга районы “Мәгариф” абунәчеләре саны буенча республикадагы 43 район арасында соңгы урыннарның берсеннән ары китә алмаса, эшли башлавының икенче елында ук  инде Алабуга бу күрсәткеч буенча беренче унбишлеккә күтәрелде. Дистә елдан артык район мәгариф идарәсен җитәкләгәннән соң, 2020 елда Алабугада республика укытучыларының август педсоветын зур оешканлык белән үткәреп, үз шәһәрендә “Адымнар-Алабуга” күптелле мәгариф комплексын ачуга ирешкәч, пенсия яшенә җиттем дип, лаеклы ялга китте. Тик Сабантуй чаптарын бернинди йөгән дә тышаулый алмагандай тумыштан ук мөгаллим булып яратылган Ривал әфәнде Зариповны да мәктәп системасыннан артык озакка аерып калу мөмкин эш идеме соң? Күңелем белән аның кинәт кенә гади пенсионер булып йөрисенә һич ышанасым килмәде. Шулай булып чыкты да. Бүген Алабугада булып узган гомумшәһәр планёркасында Ривал Исмәгыйль улы Зарипов Алабуга балалар йорты директоры итеп билгеләнде. Яңа хезмәт вазифасында да аңа иҗат уңышлары насыйп булсын.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото Алабуга нуры сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ