Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга урамында – «аюлар»

Алабуга каласы диюгә күбебезнең күз алдына   күренекле рус рәссамы Иван Иванович Шишкин образы килеп баса. Шулай булмыйча?! Шишкин – чын мәгънәсендә Алабуга төбәгенең гүзәл табигате җырчысы...

Алабуга каласы диюгә күбебезнең күз алдына   күренекле рус рәссамы Иван Иванович Шишкин образы килеп баса. Шулай булмыйча?! Шишкин – чын мәгънәсендә Алабуга төбәгенең гүзәл табигате җырчысы бит ул. Аның «Арыш басуы», «Имәннәр», «Кояш яктырткан наратлар», «Имән урманында яңгыр» «Нарат урманы», «Нарат урманында чишмә», «Урман киңлекләре»  кебек атаклы картиналарын карагач, үзебезгә таныш табигатьне, Алабуга урманнарын, андагы нарат, имәннәрне күргән кебек булабыз, аларга сокланабыз. Рocсамның 1889 елда иҗат иткән «Нарат урманында иртә» картинасындагы аюларга да күпләребез бик тә мөкиббән. Алабуга халкы бигрәк тә. Шулай булмаса, 134 ел үткәннән соң, Шишкин картинасындагы аюларны Алабуганың үзәк урамнарыннан берсенә урнаштырып куймаслар иде әле. Төгәлрәк әйтсәк, шушы көннәрдә каланың Таҗи Гыйззәт урамы белән Тынычлык проспекты киселешендә аюлар гаиләсенең топинар фигураларын ясап куйдылар. Нәкъ Шишкин картинасындагыча. Бер дә металл конструкцияләрдән эшләнгән һәм ясалма үләннәр белән капланган фигуралар димәссең.

Моңа охшаш яшел фигуралар узган ел каланың Тынычлык проспектына да куелган иде. Алар – тавис, гашыйк пар һәм саксофонист сыннары. Алары да алабугалылар күңеленә хуш килгән иде.
Фото "Алабуга нуры" сайтыннан алынды
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ