Алмаз Хәмидуллин: “Белем бирүнең максаты – яңа буын тәрбияләү”
Фото чыганагы: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәгеРоссиянең Мәгариф һәм фән министрлыгында “Россиянең ел укытучысы” – 2017 конкурсының өченче, ягъни соңгы этабы үтте. Ул түгәрәк өстәл...
Фото чыганагы: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгында “Россиянең ел укытучысы” – 2017 конкурсының өченче, ягъни соңгы этабы үтте. Ул түгәрәк өстәл форматында узды һәм “Мәгариф сәясәтчеләре түгәрәк өстәле” дип аталды. Түгәрәк өстәлнең темасы – “Бердәм белем бирү киңлеге: ничек аны саклап калырга?”. Анда алдагы ике турда җиңү яулап, йомгаклау этабына үткән якташыбыз Алмаз Хәмидуллин, Илья Демаков, Анастасия Мингачева, Владимир Пономаренко, Иван Смирнов һәм Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева катнашты.
https://m.youtube.com/watch?time_continue=2942&v=AvVQuG1qioI
Бүгенге тел укыту-укытмау мәсьәләләре хәл ителгән вакытта әлеге түгәрәк өстәлдә күтәрелгән тема бик актуаль. Һәр катнашучы әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларга үз фикерләрен белдерде. “Бердәм белем бирү киңлеге – ул безнең балалар белән үзара тәэсир итешү киңлеге һәм шуны истә тотарга кирәк: һәр очракның үзәгендә укучы тора, белем бирү киңлеге һәрчак аның тирәсендә корылырга тиеш”, - дип белдерде Илья Демаков.
Татарстаның данын яклаган Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернаты укытучысы Алмаз Хәмидуллин да үз фикерен әйтте: “Белем бирүнең максаты – яңа буын тәрбияләү. Без күпмилләтле илдә яшибез. Шуңа күрә безгә киләчәк буынга кыйммәтләрне тапшырырга һәм аларга таянып, дустанә мөнәсәбәтләр коруны тәэмин итәргә кирәк. Әлеге кыйммәтләр нәкъ менә мәктәптә салына”.
“Мәгариф системасының илебездә яшәгән барлык халыкларның милли үзенчәлекләрен, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдә ярдәм итә торган мәйданчыкларның берсе булуы бердәм белем бирү киңлегенә каршы килмиме?” дигән сорауга Иван Смирнов “Әлбәттә каршы килә”, – дип җавап бирде һәм үз мисалында чишелеш юлларын тәгъдим итте. – Мәсәлән, бердәм дәреслекләр линейкасына килгәндә, бәлки аларда бер үк теманы төрле регионда җирле үзенчәлекләр чагылган мисаллар аша ачаргадыр? Бер яктан бу бердәм белем бирү киңлеге өчен гомуми кыса барлыкка китерә, икенче яктан, региональ компонент исәпкә алыначак, ягъни без укучылар белән алар өчен аңлаешлы һәм уртак телдә аралашачакбыз”. “Татарстанда эшләп, мин инде үзебезнең зур тәҗрибәгә ия булуыбызны әйтә алам. Бердәм белем бирү киңлеге мәсьәләсендә дә без бу каршылыкны җиңеп чыга алырбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде якташыбыз Азмаз Хәмидуллин.
Түгәрәк өстәлне Ольга Васильева чыгышы төгәлләде. “Мине шул шатландырды: һәр чыгышта да кыйммәтләр искә алынды, ягъни һәр яшь укытучы бар нәрсәнең дә тәрбиягә нигезләнгәлеген билгеләп үтте, - дип белдерде ул. – Ел дәвамында без әйткән, эшләгәннәрне ишеткәнсез, моның өчен зур рәхмәт сезгә ”.
Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча, 5 октябрь көнне “Россиянең ел укытучысы” – 2017 җиңүчесе ачыкланды. Бу исемгә Санкт-Петербургның 116 нчы гимназиясе укытучысы Илья Демаков лаек булды.
Комментарийлар