Анжела Вавилова исемендәге Фонд инде 15 ел авыру балаларга ярдәм күрсәтә
Казанда, Анжела Вавилова исемендәге Фонд тырышлыгы белән, хоспис ачылуын ишетмәгән кеше калмагандыр диясе килә. Әмма...ишетми калучылар да бар икән шул. Әлеге Фондның рәисе Владимир Вавилов: “ТР мәгъл...
Казанда, Анжела Вавилова исемендәге Фонд тырышлыгы белән, хоспис ачылуын ишетмәгән кеше калмагандыр диясе килә. Әмма...ишетми калучылар да бар икән шул. Әлеге Фондның рәисе Владимир Вавилов: “ТР мәгълүмат чаралары хоспис ачылу хакында күп сөйләде, язды, ләкин бәлага тарган кешеләр арасында “белмәдек”, “ишетмәдек” диючеләр дә очрый”, - диде. Республика халкы белеп бетермәсә дә, Казан хосписы бүгенге көндә Ауропада иң яхшылардан санала. Тагын бер әһәмиятле гамәлләре, әлеге Фонд Россиягә хоспислар кирәклеген дәлилли алган.
Анжела Вавилова исемендәге Фондның эшчәнлегенә нәтиҗә ясавының сәбәбе дә бар: иртәгә, 23 мартта бу фонд оешканга 15 ел тула. Бу датаны бәйрәм итүнең тантаналы өлешеннән тыш, Казан хосписында “Ачык ишекләр көне” һәм Россия төбәкләреннән җыелган паллиатив медицина белгечләре өчен мастер-класслар оештырылачак.
Паллиатив ярдәм – ул авыру кешенең хәлен җиңеләйтү, (әмма аны дәвалау түгел). Үлем белән күзгә-күз очрашырга торган кешенең үзенә дә, якыннарына да медицина ягыннан гына түгел, социаль, психологик, рухияктан да ярдәм күрсәтү.
Россиядә пллиатив ярдәм күрсәтү 2011 елда гына кертелде. Бу бик тә үзенчәлекле хезмәт. Аны башкару өчен әзерлекле белгеч булу кирәк.
Фонд ачылуның да үз тарихы бар. 2013 елда Владимир һәм Марина Вавиловларның 5 яшьлек кызлары Анжела рак авыруыннан үлгән иде. Кызны дәвалау өчен җыелган акча бу фондның беренче кереме булды.
В.Вавилов оештырган Фондның беренче көннән үк финанс хәле, кереме ачык. Күпме керем, күпме чыгым яки кайда, нәрсә өчен тотылган алар тиенен-тиенгә санап, әйтеп тора. Төп ярдәмчеләренең берсе – хәйриячеләр. В.Вавилов шулай ук волонтерлар хезмәтенә зарурат зур булуын әйтеп үтте. Сүз уңаеннан 15 ел эчендә 463 млн сум акча кергән фондка, шуның 325 миллионы хоспис төзү өчен тотылган.
Татарстанда 80 койкалы икенче хоспис төзергә дә планлаштыралар. Моның өчен 250 млн сум акча кирәк. 24 миллионы җыелган инде.
Фонд ДРКБ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һ.б. тыгыз элемтә дә эшли.
Матбугат конференциясендә Владимир Владимирович шәхси кичерешләре белән дә уртаклашты. Хосписта яткан бер кыз баланың күңелне тетрәнтерерлек сүзләрен китерде:“Мин беренче тапкыр үләм бит...”, - дигән ул дулкынлануын үзенчә аңлатып.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Башкорстанда татар телендә белем бирүче 500 мәктәп ябылган
Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлытдинов журналистлар белән очрашу вакытында әнә шундый саннар китерде.– Кыз...

Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлытдинов журналистлар белән очрашу вакытында әнә шундый саннар китерде.
– Кызганычка, саннар безнең файдага түгел. 1997 елда гына Башкортстанда татар мәктәпләренең саны 1127 булса, бүгенге көндә алар 628. Егерме ел эчендә 500 мәктәп кимегән дигән сүз. Ә илле елдан соң нәрсә булыр? Әгәр ничек тә татар телен саклап каласыбыз килә икән, безнең алда бер мәсьәлә тора: татар теле дәүләт теле статусын алмаса да, ул предмет буларак укытылырга тиеш. Телнең үсеше газета-журналлар, театрлар санында да түгел, ул беренче чиратта татар мәктәпләре санында һәм аның дәрәҗәсендә.
Бу көннәрдә Башкорстанда татар әдәбияты һәм укытучылары арасында унынчы тапкыр “Ел укытучысы” конкурсы бара, шулай ук Башкорстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча “Туган як шигърияте” дигән конкурс уза. Чаралар юк түгел, алар узып тора. Ләкин мәгариф системасында җитди үзгәрешләр булмыйча торып, телнең үсеше турында сүз куертып утыруның кирәге юк дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар