Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» студиясе беренче спектакленә чакыра

6 июнь көнне Казан «Апуш» балалар театр студиясенең 30 яшь актёры беренче спектакльләрен тәкъдим итәчәк.Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле Равил Боха...

6 июнь көнне Казан «Апуш» балалар театр студиясенең 30 яшь актёры беренче спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле Равил Бохараев пьесасы буенча Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә куелган. Куелышка музыканы композитор Зөлфәт Вәлиуллин язган, ә спектакльнең сценографы һәм рәссамы Казан сәнгать училищесы студенты, Г.Камал исемендәге театрның баш рәссамы Сергей Скоморохов укучысы Анна Новикова булган. Балалар спектакль өчен тегелгән махсус костюмнарда чыгыш ясаячак. 
Спектакльнең ачык премьерасы 6  июньдә 16:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә булачак. Аны бушлай күрергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк:  балалар театр студиясенә дүрт ай йөрү дәверендә Халыкара театр көненә багышланган видеоролик төшерүдә катнашырга һәм Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында узган Шигърият бәйрәмендә чыгыш ясарга өлгерделәр.
Студия уңышлы эшләп киткән очракта икенче елга Ленин исемендәге Мәдәният йортында да аның филиалын ачу планлаштырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ