Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – районара Гомәр Бәширов укулары

Бүген, 24 гыйнвар көнне, Арчадагы 7 нче урта мәктәптә Татарстанның халык язучысы, фольклорчы-якташыбыз Гомәр ага Бәшировка багышланган «Туган ягым – яшел бишек» дигән II районара Бәширов укулары булып үтте.

Чараның төп максаты Гомәр Бәширов иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү иде.

Укуларны мәктәп директоры Фәнил Фәнис улы Һидиятуллин ачып җибәрде, кунакларны мәктәп тарихы белән таныштырды һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунакларыбыз арасында Арча районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Халидә Габделхак кызы Фәйзрахманова белән Халидә Фоат кызы Вафина бар иде.  

Энҗе Мостафина үз чыгышында мондый фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау укучыларда максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли дип белдерде. Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Укуларда I – XI сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Фәнни-гамәли эшләр биш төрле юнәлеш буенча тәкъдим ителде. «Табигать» темасына кул эшләре, якташ язучылар иҗатында табигать темасына эзләнү проектлары, Арча ягы әдипләренә багышланган буклет тәкъдим иттеләр,  «Г.Бәширов иҗаты буенча дәрес эшкәртмәсе» юнәлешендә укытучылар катнашты. Жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни эшләрен югары бәяләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп укучылары кунакларны үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр.

Гомәр ага бөтен татар халкының акыллы киңәшчесе булды. Изге чишмәләребезнең меңнәрчә кешеләргә еллар буе рәхәтлек, сихәтлек биргәндәге кебек Гомәр Бәшировның иҗаты да яшьләргә киңәш бирә һәм ярдәм итә.

Материал, фото: Лилия ШӘМСЕТДИНОВА, Арчадагы 7 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ