Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсе «Район мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» дигән темага багышланды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Да...

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсе «Район мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» дигән темага багышланды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров үзенең чыгышында укытучылар һәм тәрбиячеләр алдында сыйфатлы, нәтиҗәле белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды. 2022/2023  елгы уку нәтиҗәләре белән таныштырып, җитешсезлекләр өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук районның мәгариф системасы һәрьяклап үсештә булуы, мәгариф хезмәткәрләренең күп кенә республика һәм ил күләмендә узган конкурсларда җиңүгә ирешүләре, грантларга ия булулары хакында горурланып сөйләде.
Киңәшмә эшендә 360 кеше катнашты: район башлыгы И.Г.Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Г.Кәлимуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Л.Н.Шәфигуллин, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ю.И.Әдһәмова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге башлыгы Л.А.Митрофанова, җитәкчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, ветеран укытучылар  катнашты.



Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, җитәкчеләр күтәрелде. Аларга Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды.
Киңәшмәдә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән остазларны тантаналы төстә хөрмәтләделәр. Шулай ук тәүге тапкыр хезмәт юлына аяк баскан яшь белгечләрне дә алкышлар белән каршы алдылар.
Киңәшмә азагында резолюция кабул ителде. 2023/2024  уку елына район мәгариф хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куелды.
Энҗе МОСТАФИНА, Арча районының мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ