Астанага рәхим итегез!
Татарстан халкын Казахстан Республикасы белән якыннанрак таныштыру максатыннан, Казан шәһәрендә Welkometo Astana дип аталган чара үткәрелде. Очрашуны Казахстан Республикасының Татарстандагы...
Татарстан халкын Казахстан Республикасы белән якыннанрак таныштыру максатыннан, Казан шәһәрендә Welkometo Astana дип аталган чара үткәрелде.
Очрашуны Казахстан Республикасының Татарстандагы генераль консулы Әсхәт Нускабай ачып җибәрде. Ул 2025 елга кадәр Астана шәһәрендә туристлар өчен шартлар тагын да яхшырачагы хакында мәгълүмат җиткерде. "Астана Конвеншн Бюро" әгъзасы Надежда Авдеева кунаклар игътибарына гүзәл Астана каласы турында кыска гына фильм тәкъдим итте.
"Моннан 15 ел элек шәһәребез урынында ялан кыр иде, бүген шул бушлыкта зур мегаполис үсеп чыкты. Астана шәһәрен Европа белән Азияне тоташтыручы күпер дип атарга була. Бездә мәдәният, туризм, медицина югары дәрәҗәдә. Казахстанга хәтта Америкадан килеп дәваланалар. Чөнки биредә медицина хезмәте күрсәтү күпкә арзанрак", - ди Надежда Авдеева.
Кунаклар хозурына милли биюләр, җырлар тәкъдим ителде. Соңыннан казах халык ризыкларыннан авыз иттек. Сүз уңаеннан, киләсе атнада бер төркем баш мөхәррир Төркистан шәһәрендә үткәреләчәк Төрки телдәге әдәби журналлар форумына барачак. Мондый чара моннан 3 ел элек Казан шәһәрендә үткәрелгән иде.
Комментарийлар