Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнә шагыйрәләре – «Мәйдан»да

Элек-электән илһамлы һәм шигъриятле төбәк ул Әтнәм. Татар рухын, милли гореф-гадәтләребезне энҗе бөртегедәй кадерләп саклый белүче, шигъри җанлы милләттәшләребез яши бит анда. Юкка гына әтнәләр үзләре...

Элек-электән илһамлы һәм шигъриятле төбәк ул Әтнәм. Татар рухын, милли гореф-гадәтләребезне энҗе бөртегедәй кадерләп саклый белүче, шигъри җанлы милләттәшләребез яши бит анда. Юкка гына әтнәләр үзләрен: «Без бит – Тукай якташлары», дип йөртми. Шушы бәләкәй генә Әтнә районы әдәбиятыбызга йөзек кашына торырдай күпме каләм осталары биргән! Һич арттырусыз: Әтнәм – шагыйрь-шагыйрәләр төбәге ул! Кайберләрен генә күңелдә яңартыйм әле.
Мари Иле белән чиктәш бер Күлле Киме авылыннан гына да Татарстанның ике халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре – Сибгат ага Хәким белән Лена Шагыйрьҗан һәм дә бик күп популяр җырлар авторы, укытучы-шагыйрь Фердинант Гайсин әдәбиятыбызга килгән. Шагыйрь Нәҗип Мадьяров, шигъри җанлы эзтабар язучы Самат Шакир, балалар шагыйре Хәкимҗан Халиков, лирик шагыйрә, балалар күңелен яулардай дистәгә якын шигъри китаплар авторы Фирая Зыятдинова белән дә әтнәләр хаклы горурлана, алар иҗатыннан бүген дә илһам-көч алып яши.
 

Тик соңгы вакытта Әтнә төбәгеннән аларга алмашка яшь каләм тибрәтүчеләр сафы сирәгәя баргандай тоела башлаган иде кебек. Юк, мичкәдә дары бетмәгән икән лә. Әле шушы арада Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналының быелгы февраль ае саны кулыма килеп иреште. Ә анда Әтнә төбәгендә эшләп килүче «Күңел чыңы» иҗат берләшмәсе әгъзаларының шиъри тәлгәшләре «Әтнә ягы, Әтнә төбәге без» дигән рубрикага туплап бирелгән. Төп-төгәл 15 шагыйрә: Сүрия Мигатина, Раилә Нигъмәтҗанова, Гөлзадә Сафина. Гөлфия Шиһапова, Гөлүсә Галимҗанова, Оркыя Фәсхиева, Надия Вәлиева, Раилә һәм Гөлнара Корбановлар. Фәридә Хәсәнова, Фәридә Гарипова, Энҗе Хөсәенова, Айгөл Баһавиева. Рүзия Камаева, Фәрдия Төхфәтуллина. Һәркайсыннан берәр шигырь. Һәркайсы уйландыра торган, тәрбияви мәсләкне гыйбла иткән, туган ягы, газиз халкы белән ихластан горурлану хисләре белән сугарылган. Әйтик,
 
Әтнәм яши... Күкләр шаһит.
Басып торам туган якта хәйран калып,
горурланам – җанда кайный бетмәс шатлык.
Мин дә синең кызың, Әтнәм,
илтәм сине киләчәккә җырга салып.
                                               (Сүрия МИНГАТИНА)
Ни хәлләрдә яшисең син, авыл?
Әби-бабайларың ни хәлдә?
Мәчетләргә йөриме соң халкың,
Намаз вакытлары җиткәндә?
                                                 (Энҗе ХӨСӘЕНОВА)
Без – Тукайлы, Сибгат Хәкимле без,
Шиһабетдин – безнең горурлык.
Алардан соң килгән буыннар без –
Әтнә данын саклап торырлык.
                                                  (Гөлүсә ГАЛИМҖАНОВА)
Җир шарына чәчелеп-сибелсә дә,
телен, динен саклый Татарым.
Ядкарь булып калган үз иле бар,
үз теле бар бөек татарның.
Ассалар да, башын чапсалар да,
Татар исән – исең китәрлек!
                                           (Оркыя ФӘСХИЕВА)

Озын сүзнең кыскасы шул: Әтнә шагыйрәләренең күңел җимешләре берегезне дә битараф калдырмас, күңел кылларыгызны тибрәндерер дә, сискәндерер дә... Киләчәктә дә илһам чишмәгез саекмасын, Әтнәнең «Күңел чыңы» аһәңнәре татар шигърияте мәйданында гел набат биреп торсын!
Язмам ахырында, «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән күзлектән чыгып, бер фикер җиткерәсем килә.
Совет заманында һәр районда диярлек җирле редакцияләр каршында әдәби түгәрәкләр, иҗат берләшмәләре эшләп килде. Әйтик, заманында Чаллыда – «Ләйсән», Кукмарада – «Салават күпере», Алабугада – «Чулман», Түбән Камада – «Кама таңнары», Мамадышта – «Агымсу», Арчада – «Тукай якташы». Сабада «Мишә дулкыннары»... берләшмәләренең гөрләп эшләгән чаклары бар иде. Һәрберсенә Татарстан Язучылар берлегеннән аерым әдипләр җитәкче-консультантлар итеп беркетелә торган иде. Башлап каләм тибрәтүчеләр  өчен әледән-әле семинарлар үткәрү гадәте дә бар иде. Аларның тәүге иҗат җимешләре өчен ул чактагы «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби сәхифәләр, «Шәһри Казан»да атна саен «Әдәби җомга» кушымтасы, «Татарстан яшьләре»ндә исә «Лира клубы» ишекләре ачык иде. Безнең «Cовет мәктәбе» («Мәгариф») журналында да ике санның берендә «Укучыларыбыз иҗаты» рубрикасы белән мөгаллимнәребезнең шигъри тәлгәшләренә урын табыла иде. Нигәдер, хәзер татар матбугатында шигърияткә урын таррак сыман. «Идел», «Мәйдан», «Ялкын», «Сабантуй» журналлары бар бит диярсез. Тик аларның төп мәсләге шигъриятне колачлау түгел. Шуңа да Татарстан Язучылар берлеге, «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә, районнардагы әдәби түгәрәкләр, иҗат берләшмәләре эшен координацияләү, җанландыру эшен үз кулларына алсын иде. Бу эштә Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе дә читтә калмаса иде. Идел елгасы инеш суларыннан туенган кебек, татар әдәбиятының киләчәге дә әдәби түгәрәк-берләшмәләрдә тәүге чиркану-чыныгу алган егет-кызларыбыз кулында булуын онытмасак иде. Югыйсә, егетләребез инде шигърияттән читләшә үк барган күк. «Мәйдан» журналында шигырьләре урын 15 Әтнә авторының барысы да – гүзәл затларыбыз кавеменнән... Ә бит, югыйсә, татар шигърияте бигрәк тә бар дөньясы океандагы тугыз валны хәтерләткән бу көннәрдә Такташтай, Туфандай, Зөлфәттәй трибун ир-ат шагыйрьләребезнең шигъри сүзенә бик тә, бик тә мохтаҗ.
                 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ