Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (14 - 20 июнь)

КучкарКучкарларга бу атнада артык уйларга бирелмәскә киңәш ителә. Тормышыгыз үз җаена барсын. Күбрәк табигатьтә булырга тырышыгыз, көч җыегыз. Бу сезгә негатив уйлардан арынырга ярдәм итәр.ҮгезбозауҮз...

Кучкар
Кучкарларга бу атнада артык уйларга бирелмәскә киңәш ителә. Тормышыгыз үз җаена барсын. Күбрәк табигатьтә булырга тырышыгыз, көч җыегыз. Бу сезгә негатив уйлардан арынырга ярдәм итәр.
Үгезбозау
Үзегезне уңышсызлыкка китерә торган сыйфатлардан арынырга кирәк. Зарланудан, кеше гаепләүдән туктагыз. Энергиягезне файдалы эшләргә юллагыз, китаплар укыгыз, хобби табыгыз.
Игезәкләр
Бу атнада игезәкләрне шәхси тормышта да һәм эштә дә бик зур уңыш көтә. Бигрәк тә иҗади кешеләрне. Ләкин акчаны күп сарыф итәчәксез. Көтелмәгән танышларыгызны очратачаксыз.
Кысла
Якын көннәрдә бик файдалы очрашу һәм яхшы хәбәрләр булырга мөмкин. Компромисска барырга теләмәү яраткан кешегез белән ачуланышырга сәбәп булырга мөмкин. Үзегезнең тотышыгызга игътибар итегез. Ягымлырак булыгыз.
Арыслан
Атна зур перспективалар вәгъдә итә. Әгәр эш урыныгызны алыштырырга телисез икән, бу атна - бик уңышлы вакыт. Сәламәтлегегезгә бармак аша карамагыз,  комплекслы медицина тикшерүе узыгыз, организмның торышын бәяләү өчен кирәкле анализлар тапшырыгыз.
Кыз
Атна башында планнан тыш тикшерүләр, җитәкчеләрдән каршылыклар һәм каты таләпләр булырга мөмкин.  Ләкин атнаның икенче яртысында эштә хәлләр йомшарачак. Ә менә яраткан кешегез белән араларыгыз бик җылы булачак.
Үлчәү
Торак шартларын яхшырту, шулай ук дача участогын төзекләндерү белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. Шулай ук бу атнада өегезгә зур гына кирәк ярак сатып алу урынлы булыр.
Чаян
Үз казанышларыгыз турында берәүгә дә сөйләргә кирәкми, бәхет тынлыкны ярата бит. Чаяннарга үз планнары турында да дәшми торырга кирәк. Көндәшләр  йокламый — аларның максималь активлыгы атна башында гына булачак, шуңа күрә бер-ике көн дә түзәргә туры киләчәк.
Кәҗәмөгез
Кәҗәмөгезләрнең ял көннәреннән тыш бөтен атнасы да уңайлы булачак. Нәкъ менә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кайбер күңелсезлекләр башланырга мөмкин. Иң мөһим эшләрне 19 июньгә кадәр тәмамлау яхшырак.
Сукояр
Бу атнаны якыннарыгыз фикеренә колак салыгыз. Проблемаларыгыз белән бүлешергә курыкмагыз.Гомумән алганда, атна бик уңай, нәтиҗәле булачак.
Балык
Кешеләргә артык ышану гадәтегезне бетерегез. Һәр ялтыраган алтын түгел. Үзегезгә ышаныгыз. Тырышып алга барыгыз. Барда яхшы булыр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ