Логотип Магариф уку
Цитата:

Августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре узачак

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, 23-25 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәкләр. Тантана 14.30 сәгатьтә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәл...

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, 23-25 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәкләр. 
Тантана 14.30 сәгатьтә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылып китәчәк. 15.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның талантлы шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу узачак.
Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Кино йортында (Васильевская урамы, 13) Мәдәният көннәре программасының рәсми ачылышы була. Биредә үк режиссер Байбулат Батулланың «Бери да помни» фильмы күрсәтелә. Ул сентябрь аенда зур прокатка чыгар дип көтелә.
24 августта 18.00 сәгатьтә Татарстан сәнгать осталары катнашындагы тантаналы кичә булачак. Ул Мәскәүнең Музыка йортында уза.
25 августта 12.00 сәгатьтә милләттәшләребез Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасына көтәләр. Быел татар шагыйре һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә 79 ел тула, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ