Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар һәм яшүсмерләр өчен Р.Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде

ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы...

ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатларында үткәрелә.
Биредә аерым авторлар һәм авторлык коллективлары катнаша.
Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә:
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре»
• «Иң яхшы комикс»
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»
• «Иң яхшы балалар шигыре»
Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Нигезләмә
Гариза формасын Мәдәният министрлыгы сайтыннан карый аласыз.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ