Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач балалары сокландыра

Балтачтагы 5 нче балалар бакчасында «Балтач малае. Балтач кызчыгы – 2024» бәйгесе узды.

Әлеге чарада  балалар белән бергә аларның гаиләләре дә чыгыш ясады. 

Алар республикабызда яшәгән төрле халыкларның мирасын, гореф-гадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте.  Йолалардан: халкыбызның орчык өмәсе,  солдатка озату, талбишек үрү, май канаты ясау, шәҗәрәләр өйрәнү, боз китүне карау, ипи пешерү, утын өю, чабата үрү, удмуртларның –  кунак каршы алу,  рус халкының  кыз баланың чәчен үрү кебек күренешләр күпләр күңеленә хуш килде. Бәйгедә әти-әниләр һәм әби-бабайлар да катнашты.

 «Мондый чаралар халкыбызның мәдәни-рухи  кыйммәтләрен саклауда, аларны киләсе буыннарга җиткерүдә бик тә мөһим», – дип саный «Ел тәрбиячесе  – 2022» республика конкурсы җиңүчесе Гөлназ Закирова. 

Чарада  район мәгариф идарәсе җитәкчесе  Ренат Мөхәрләмов та катнашты.

 Фотолар Г.Закированың шәхси архивыннан
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ