Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем көнен кайда ничек үткәрәләр?

Бүген – җәйнең соңгы көне, ә иртәгә исә көзгә аяк атлыйбыз. Ә инде көзнең беренче көне – сабыйлар да, абый-апалар да зарыгып көтеп алган Белем көне, ягъни чәчәк букетлары һәм ак тасмалар бәйрәме. Иртә...

Бүген – җәйнең соңгы көне, ә иртәгә исә көзгә аяк атлыйбыз. Ә инде көзнең беренче көне – сабыйлар да, абый-апалар да зарыгып көтеп алган Белем көне, ягъни чәчәк букетлары һәм ак тасмалар бәйрәме. Иртәгә, 1 сентябрьдә, иртәдән үк һәр укучы бала, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп-гимназиягә ашыгыр. Белем көне уңаеннан һәр мәктәптә тантаналы линейкалар үтәр. Яңа уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырау укучыларны дәресләргә дәшәр. Белем иленә төкле аягыгыз белән рәхим итегез, укучылар!
Белем көне башка илләрдә ничегрәк үтә икән? Ул илләрдә дә балалар өчен                            1 сентябрьдә бездәгедәй бәйрәм рухы тантана итә микән? Шул хактагы кайбер кызыклы фактларны сезнең игътибарга да җиткерик әле.
Пётр I заманында уку елы авылларда 1 декабрьдән, кайбер гимназияләрдә августта башлана торган булган.
                                        ***
Советлар Союзында 1935 елда гына 1 сентябрь рәсми рәвештә «Белем көне» булып билгеләнгән.
                                             ***
Без уку елының 1 сентябрьдә башлануына күнеккәнбез, башкача күз алдына да китерә алмыйбыз. Бактың исә, бар илдә дә яңа уку елы 1 сентябрьдә башланмый икән бит ләбаса. Әйтик, Испаниядә беренче уку көне һәр елны төрлечә башлана. Закон буенча уку елы            1 октябрьдән дә соңрак башланмаска тиеш. Бу илдә уку елы июнь уртасында тәмамлана.
                                           ***
Германиядә исә унөч ел укыйлар. Уку елы август ахырында башлана, җәйге каникуллары – нибары алты атна. Шулай ук кыш һәм яз көне кыска яллар каралган.
                                       ***
АКШта исә уку елы  август азагында яки сентябрь башында башланырга мөмкин (моны һәр штат үзе хәл итә). Уку елы июнь ахырында тәмамлана. АКШта уку елы өч чиректән тора. Һәр чиректән соң кыска каникул бар.
                                         ***
Япониядә балалар укырга апрель башында бара. Ел саен өч чирек укыйлар. Чирекләр арасында, бездәге шикелле, җәйге, көзге һәм кышкы каникуллары бар. Мәктәпкә алты яшьтән керәләр, унике ел укыйлар. Бу илдә Белем көненнән соң I сыйныф укучыларына бүләк ясыйлар – бер атна ял бирәләр.
Мәктәп формасы шәхси мәктәпләр өчен генә бердәм. Монда бары баш киеме генә бертөрле. Малайлар – мәктәп эмблемасы төшкән кепкадан, ә кызлар панамадан йөри. Гадәттә, сары, зәңгәрсу, яшел төслене кияләр. Монысы – юлда машина йөртүчеләр аларны ерактан ук күреп торсын өчен. Бала авырып киткән очракта дәрес үзләштерергә ата-аналар да йөри ала. Ата-аналар башлангыч сыйныфтан ук инглиз телен өйрәнү яклы түгел. Чөнки беренчеләргә меңнән артык иероглиф өйрәнүне болай да зур йөк дип саныйлар.
                                           ***
Германиядә бала мәктәпкә алты яшьтән бара. Дәрестән качкан укучының әти-әнисе штраф түли, һәм аларда мәктәп формасы юк.
Бу илдә I сыйныфка баручы балалар чәчәк бәйләме урынына кулларына төсле кәгазьләрдән ясалган кап тотып баралар. Элегрәк аны «баллы савыт» дип тә йөрткәннәр. Чөнки анда конфет, печенье салынган. Ярлырак гаиләләр, аяк киемнәре салып, балаларын сөендергән. Хәзер исә күбрәк уку кирәк-яраклары, уенчыклар салу гадәткә кергән. Менә шул капны ачу – беренче сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч мизгел.
                                    ***
Израильдә мәктәпкә бер ел кала баланы бакчага урнаштыру мәҗбүри. Балаларның мәктәпкә барырга әзер, я әзер булмавын билгеләгәндә тәрбияче фикере дә искә алына. Яңа уку елы 1 сентябрьдән башлана. Иртән линейкада беренчеләр бер-берсе белән таныша, шуннан соң шар очырту тантанасы үтә. Кызлар, малайлар шарларны үз теләкләрен язып очыралар.
Израильдә балаларга, бездәгедән үзгә буларак, тапкырлау таблицасын ятлатмыйлар. Балалар анда калькулятор гына куллана.
                                                ***
Испания мәктәпләрендә бары тик бер генә тәнәфес бар. Озынлыгы – 30 минут. Бу илдә дәресләр берсе артыннан икенчесе тәнәфессез генә дәвам итә.
                                                ***
Чехиядә 1 сентябрь көне гаилә альбомын тулыландыру өчен төрле фотоларга төшүдән гыйбарәт. Бу илдә билге системасы түбәндәгечә билгеләнә. Ел дәвамында җәнлек рәсемнәре төшкән мөһер куелып барыла. Әгәр ул зур икән – яхшы, кечкенә икән – начар дигән сүз. Уку елы тәмамлангач, бары бер генә билге куела. Чехия мәктәпләрендә «5»ле – иң начар, ә «1»ле иң яхшы билге булып санала.
Бер укытучы берничә фән буенча белем бирә. Мәсәлән, математика укытучысы физкультура, ә хезмәтнеке химия, туган телне укытырга мөмкин. Кызык, бездәге авыл мәктәпләрендә дә укытучылар универсаль бит... Безнекеләр Чехия системасы буенча укыта булып чыга түгелме?
                                                   ***
Финляндиядә укучы,  үзе теләмәсә, такта янына җавап бирергә чыкмаска хокуклы.
                                              ***
 Австриядә ата-аналар, балалар 1 сентябрьдә мәктәпкә милли костюмнардан килә.
                                    ***

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ