Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем көненнән... тарих исе килә

1 сентябрьнең үз тарихы бар. 988 елда Руcька Византиядән православие кабул ителгәч, Византия дин белгечләренең Аллаһ 1 сентябрьдә дөньяны барлыкка китерә башлаган дигән өйрәтмә дә килеп керә. Борынгы...

1 сентябрьнең үз тарихы бар. 988 елда Руcька Византиядән православие кабул ителгәч, Византия дин белгечләренең Аллаһ 1 сентябрьдә дөньяны барлыкка китерә башлаган дигән өйрәтмә дә килеп керә. Борынгы славяннарда Яңа ел да нәкъ шушы көнне башланып киткән. Чөнки бу – көзге урып җыю эшләре төгәлләнә торган вакыт.XVI гасырда Явыз Иван рәсми рәвештә бу елны Яңа ел башы итеп билгели. 1700 елда Пётр патша Яңа ел башын 1 күчергәч, 1 сентябрь берара онытылып тора. СССРда 1935 елда уку елының бердәм башлану вакыты итеп 1 сентябрь билгеләнә. Ә 1984 елда бу көн указ белән рәсми рәвештә Белем көне итеп игълан ителде. Меңәрләгән укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен бу көн олы бәйрәмгә әверелде.
 
Безнең Урта Кирмән урта мәктәбендә дә быел бу бәйрәм Россия һәм Татарстан гимннары астында дәүләт флагларын күтәрү белән башланып китте. Украинада бара торган хәрби операциядә һәлак булган элекке укучыбыз Инсаф Нуруллинны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Тантаналы линейкадан соң укучыларыбыз Бөтенроссия күләмендә уза торган Тынычлык дәресенә юл алды.

Сугыш –  дәһшәтле, куркыныч, кырыс күренеш. Ләкин җирдә ачу, нәфрәт, үчләшү кебек яманлыклар белән янәшәдә генә сугыш та сагалап йөрүен дәвам иттерә. Сугыш илгә афәт алып килә: күпме гомерләр киселә, кан коела... Статистика күрсәткәнчә, соңгы 70 ел эчендә Җир шарында сугышсыз вакыт бары бер ай гына булган. Укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияләү; толерант шәхес тәрбияләү максатлары куелган әлеге дәрестә әнә шулар хакында сөйләштек. Соңыннан укучылар, тынычлык символы булган күгәрчен ясап, махсус стендка беркеттеләр.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ