Логотип Магариф уку
Цитата:

Без «Сәяр» фестивалендә катнаштык!

Республикабызда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы эшләп килә. Шул программа кысаларында «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивале тормышка ашырыла. Ф...

Республикабызда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы эшләп килә. Шул программа кысаларында «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивале тормышка ашырыла.


 
Фестивальне оештыручыларның төп максаты балаларда кече яшьтән үк татар халкының милли хәзинәсенә карата игътибар, ихтирам уяту һәм рухи кыйммәтләр тәрбияләү. Бәйгедә үз көчен сынап карарга теләгән театр коллективларын дүрт төркемгә бүлеп бәялиләр:
– мәктәпкәчә яшьтәге балалар коллективы;
– башлангыч сыйныфлар;
– 5 – 8 нче сыйныфлар;
– 9 – 11 нче сыйныфлар.
Безнең Күәм мәктәбе укучылары берничә ел инде әлеге бәйгедә актив катнашып килә.
Сәхнәдә куеласы әсәрнең дөрес сайлануы бәйгенең төп шартларыннан берсе булып тора. Ул балалар өчен кызыклы, аңлаешлы, аларның көче җитәрлек булырга һәм чыгыш вакыты 10 – 12 минуттан артмаска тиеш. 2019/2020 уку елында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын сәхнәләштереп, район этабында 3 нче урынны яулаган идек. Ә менә быел “Сүз тәме” дәрестән тыш эшчәнлектә 8 нче сыйныф укучылары белән, фестиваль нигезләмәсе таләпләренә туры китереп, Фәнис Яруллинның “Хәзинә” әкият-пьесасын сәхнәләштердек.Укучылар әсәрне беренче тапкыр укуда ук яратып кабул иттеләр, сүзләрен дә тиз арада ятладылар. Киемнәр һәм декорация әзерләргә әти-әниләр дә булышты.
Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясарга насыйп булсын.
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ