Логотип Магариф уку
Цитата:

Болыт артында кояш бар

«Бер генә ялгышлык та бөтен эшне бозып ташларга мөмкин. Хәзер без аеруча  тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә тиешбез. Моның өчен һәрдаим  бала психологиясен истә тоту мәҗбүри», – &nbsp...

«Бер генә ялгышлык та бөтен эшне бозып ташларга мөмкин. Хәзер без аеруча  тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә тиешбез. Моның өчен һәрдаим  бала психологиясен истә тоту мәҗбүри», –   диләр бүгенге көн укытучылары һәм тәрбиячеләре. Бу – бигрәк тә, быелгы вазгыятькә бәйле рәвештә, аталарны, беренче чиратта ир-ат укытучыларны өлешчә мобилизацияләү  вакыйгаларына карата әйтелгән сүзләр. 

Мәктәпләрнең ир-ат укытучыларсыз калу мәсьәләсе  РТ Мәгариф министрлыгында  «Авыл укытучысы – 2022» җиңүчеләрен тәбрикләү вакытында анда катнашучы мәртәбәле галимнәр тарафыннан бөтен җитдилеге белән күтәрелгән иде. 14 октябрьдә ТАСС агентлыгы  сайтында Россия Мәгариф министрлыгының укытучыларны мобилизациядән кичектереп торырга тәкъдим итүе турындагы яңалык пәйда  булды. Анда моның турында Саклану министрлыгы  белән фикер алышачаклары әйтелгән.
Массакүләм мәгълүмат чараларында  мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм чаралары каралу турында язып һәм хәбәр итеп торалар. Аларның мәктәптә  укучы балаларын бушлай ашату оештырылачак,  балалар бакчаларына йөрүчеләр түләүдән азат ителәчәк, дип белдерелде. Югары уку йортларында һәм көллиятләрдә түләп укучы студентларны да түләүсез факультетларга күчерү турында сөйләшүләр алып барыла.
 Ә менә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең, мәктәп укучыларының,  әниләрнең психологик халәтен җиңеләйтү өчен нинди дә булса ярдәм күрсәтеләме? Әлеге мәсьәләләр хакында сөйләшү өчен октябрь аенда «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, мәгариф хезмәткәрләрен җыеп, түгәрәк өстәл уздырды. Бирегә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре Мусина Гөлия Фәргать кызы һәм Әхәтова Әлфия Гафиятулла кызы, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, педагог-психологлар чакырулы иде. Бүген без аларның чыгышларына аерым-аерым тукталып үтәрбез.
СЫНАУ АРТЫННАН СЫНАУ
 Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе директоры Мансуров Роберт Мияссәр улы:
– Махсус операция башлангач та, безнең илгә Украинаның аерым шәһәрләреннән гаиләләр кайтты. Аларның шактый гына өлешен Казан шәһәренә дә  урнаштырдылар. Шулай итеп, узган уку елында 10 бала безнең мәктәпкә билгеләнде. Шуңа күрә без шул вакыттан бирле турыдан-туры шушы мәсьәләгә юлыгабыз. Иң элек мәктәп коллективы һәм ата-аналар белән бергәләп, кайткан гаиләләрне һәм укучыларны кабул итеп, оешкан төстә мөмкин булган бөтен ярдәмне күрсәтергә тырыштык. Алар канцтоварлар, кием-салым һәм башка бөтен кирәк-ярак белән  тәэмин ителде. Ничә еллар буе хәвеф-борчу белән яшәп кайткан балалар болар. Аларда укыту программаларының үзгә булуын да истә тотарга кирәк. Сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар моны бик дөрес аңлап, тиз арада адаптация үткәреп, аларны укыту-тәрбия процессына алып кереп китә алды. Инде бер кызыбыз, 11 нче сыйныфны тәмамлап, быел КФУга дизайн белгечлеге буенча укырга да керде.
Бу безнең өчен бер сынау булды, һәм без аны әйбәт кенә башкарып чыгып, берникадәр күләмдә тәҗрибә туплап өлгердек. Хәзер инде икенче этапка килеп кердек дип әйтәсе килә. Берничә баланың әтиләре махсус операциягә чакырылу хәбәре билгеле булуга ук, аларның сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләре белән тиз арада элемтәгә кердек. Мондый чакта ниндидер ташламалар ясау да, балаларга аерым бер мөнәсәбәт, аерым бер җылылык та кирәк. Бигрәк тә әтиләре хәрби хезмәткә чакырылгач, иң авыры беренче көннәргә туры килә.
Мәктәптә укытучылар белән дә, сыйныф җитәкчеләре белән дә сөйләшүләр алып бардык. Мондый вакытта һәр педагог – үзе үк психолог та. Чөнки
психологик яктан һәрбер балага якын килеп, аларны аңлап, аек акыл белән эшләргә кирәк. Шул ук вакытта ниндидер ясалмалык та булырга тиеш түгел. Андый чакта сыйныф җитәкчесенә күпмедер күләмдә укучының әти-әнисен алыштырып торырга да туры килә. Бер ялгыш адым, гадел булмаган мөнәсәбәт авырлыкларны куертырга мөмкин икәнен аңлап эш иттек. Чөнки монда эшне бик тиз  йөртергә кирәк. Карар чыкканын көтеп, аннан соң эшләрбез әле дип ятарга ярамый. Акчасына да карап торасы түгел, документны да көтәргә кирәкми. Аны хәл итеп бетергәнче атналар, айлар үтәргә мөмкин, ә бу эш оперативлык сорый. Без моны бер команда буларак дөрес аңлап кабул иттек. Бу ситуация  бөтен җәмгыятьне берләшүгә,  бердәм булып, вакытында дөрес карарлар кабул итеп эшләүгә чакыра.
«БАТЫР КАРТАСЫ» ЯРДӘМГӘ КИЛӘ
 «Адымнар» полилингваль гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кыямова Рушания Котдус кызы:
                   – Безнең гимназиядә дә әтиләре өлешчә мобилизациягә эләккән берничә укучы бар. Сүземне үзебезнең мәктәптә булган хәлдән башлыйсым килә. Күптән түгел бер ханым – укучыбызның әнисе шалтырата, безнең әтиебезне алдылар, ди. Бик борчылган-дулкынланган иде ул. Аны, тынычландырып,  үз яныма сөйләшүгә чакырдым. Полилингваль гимназия булгач, бездә читтән килеп укучылар да бар бит. Әлеге гаилә башлыгы Буада торып калган, ә хатын  малае белән Казанда яши икән. Боларны «Батыр картасы» исемлегенә кертмәгәннәр. Без, тиз генә башкарма комитетка шалтыратып, әлеге сорауны хәл иттек, һәм алар карта алдылар. Бүгенге көндә бу малаебыз икенче сыйныфта укый. Ул бушлай туклану исемлегенә кертелгән, хәзер департаменттан карар көтәбез, әмма аңа карап тормыйча,  түләүсез ашата башладык. «Батыр картасы» буенча театр-концертларга, циркларга, бассейннарга, тренажёр залларына бушлай йөрү каралган. Шулай ук транспорт картасы да бирелде. Хәзерге көндә әлеге ханым безгә  рәхмәтле. Сез миңа нык ярдәм иттегез,  дип шалтырата. Җитәкчелек белән киңәшләшеп,  андый балаларны түләүле өстәмә белем бирү түгәрәкләренә дә бушка йөртергә  кирәк, дигән нияткә килдек. Гимназиядә бу мәсьәләдә күбрәк сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар белән эш бара. Шулай ук һәр корпуста психологлар эшли. Укучыларга да, аларның гаиләләренә дә, билгеле бер вакытта килеп, психологик ярдәм алырга мөмкин.
ШИКЛӘРНЕ ТАРАТЫП
 Казандагы 54 нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сафин Илдар Госман улы:
–Бүгенге көндә мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирү буенча да бик күп эшләр алып барыла. Һәр кеше үз халкы, үз милләте, үз Ватаны белән горурланырга тиеш. Ләкин соңгы вакытларда кешеләр, күбрәк акча артыннан куып, бу хисләрдән ераклашты. Шуны исәпләп, быел тематик  сыйныф сәгатьләре уздыра башладык. Башлангыч сыйныфлардан алып 11 нче сыйныфка кадәрге барлык  укучыларны «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патрио-
тик иҗтимагый хәрәкәте сафларына алабыз. Аларны теркибез, реестр буенча һәрберсенең үз номерлары була. Иртә белән дәүләт байракларын күтәрү дә шушы «Юнармия» егет һәм кызларына йөкләнгән. Тәрбияне күбрәк тормыш иминлеге дәресләрендә бирергә тырышабыз. Шулай ук дәрестән тыш төрле чаралар, түгәрәкләр үткәрү, программадан тыш төрле ярышларга әзерләү дә ярдәмгә килә. Мәктәбебез искергән булу сәбәпле, уңайсызлыклар да килеп туа. Әмма аңа карап кына эш тукталып калмый. Кайда буш урын бар, шунда шөгыльләнәбез, матди базаны тулыландыру өчен күрше мәктәпләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Дөресен әйтергә кирәк: илдә өлешчә мобилизация башлангач, кайбер ата-аналар тарафыннан бераз каршылыклар  булып алды. Югары сыйныф укучыларының биш көнлек хәрби әзерлек чараларына йөрүенә элек  ничектер битарафрак карыйлар иде. Хәзер ата-аналарда «аларны   сугышка әзерләмисезме» кебегрәк сораулар  туа. Бу –  укыту-тәрбия программасы буенча бара торган эш, дип аңлатабыз. Башта укучылар теория үтә, соңрак – практик өлеше. Сыйныф җитәкчеләре аша ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барып, туган проблемаларны чишә барабыз. Балаларның «Юнармия»дә булуы Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә зур йогынты ясый. Ярышларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе медальләренә, мактаулы исемнәргә ия булалар. Шуңа да барлык чараларда бик теләп катнашалар.
ЕЛАП УТЫРУ ФАЙДАСЫЗ
 Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы, 183  нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Абдуллина Рузилә Вагыйзь кызы:
– Узган атнада безнең Совет районы хакимиятендә шушы мәсьәләләр буенча җыелыш булды. Анда аталары мобилизациягә эләккән гаиләләрнең балалары бушлай тәрбияләнәчәк дигән мәгълүмат җиткерделәр. Шулай ук төрле мәдәни чаралар, театр-концертларга һәм түгәрәкләргә дә түләүсез йөрү хокукы булганнарны ачыкладык. Үзебезнең балалар бакчасында эшләүче пешекченең дә тормыш иптәше өлешчә мобилизациягә эләкте. Аңа  кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Күптән түгел генә бакчабызда «Көзге ярминкә» уздырдык. Анда  340 бала, үзебез һәм әти-әниләр, әби-бабайлар катнашып, барлыгы 51 мең сум акча җыелды. Бу акчаларның бер өлеше – Дәрвишләр  бистәсендәге балалар интернаты, бер өлеше – Анжела Вавилова фонды һәм тагын бер өлеше әти-әниләре мобилизациягә эләккән балалар өчен тәгаенләнде.
Җыелыш вакытында андый борчуга дучар булган балаларга дөреслекне ачыктан-ачык әйтмәскә дип кисәтсәләр дә, үзем моның белән килешмим. Әгәр кемнеңдер әтисен яки туганын алганнар икән, аны хәзерге вакытта берничек тә яшереп калырга мөмкин түгел. Бүген яшерәбез, иртәгә яшерәбез, бераздан ул барыбер билгеле булачак. Киресенчә, бу турыда балага дөрес итеп аңлатып бирергә кирәк. Аңарда ата белән  горурлану хисе, Ватанны яклау кирәклеген аңлау  тәрбияләргә тиешбез дип саныйм. Шушы нияттән, психологлар һәм тәрбиячеләр белән бергә уйлашып, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Җәлилчеләр» дигән проект эшли башлады. Шулай ук 2021 елдан бирле эшләп килгән «Үткәннәрдән башка киләчәк юк», «Әти-бабай тәрбиясе» дигән проектлар да тәрбиягә йогынты ясый.  Һөнәри осталык буенча да, патриотик тәрбия юнәлешендә дә укучылар белән әңгәмәләр кору өчен әтиләрне һәм бабайларны мәктәпкә чакырабыз. Киләчәк буында туган илеңне, үз халкыңны ярату хисләре тәрбияләүдә татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре дә ярдәмгә килә дип саныйм. Мәсәлән, әби-бабайлар, әти-әниләр катнашында үткәрелә торган «Урам уеннары» проекты кызыклы. Биредә алар үзләре уйнап үскән, борынгыдан калган уеннар белән нәниләрне таныштыралар, бергәләп уйнап карыйлар. Патриот дигәндә, мин Ватанга мәхәббәтне күз алдында тотам. Әмма соңгы араларда физик чыныгу, физик тәрбиягә игътибар җитми. Хәзер балаларның күбесе интернет-ресурсларга бәйләнгән, алар телефоннан башка бер нәрсә дә күрми. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шушы өлкәне дә күздә тотуларын сорыйсым килә.
Бакчабызда психолог эшли. Ул, төп эшеннән тыш, мобилизациягә эләккән егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Әле менә күптән түгел мәгариф идарәсеннән шул турыда боерык килде. Әти-әниләргә һәм балаларга психологик яктан ярдәм йөзеннән, бакчабызда ачык ишекләр көне игълан ителде. Ата-аналар билгеләнгән вакытларда  белгечкә мөрәҗәгать итә ала.
Тагын бер яңалыгыбыз белән уртаклашасым килә. Күптән түгел  грант откан идек. Тиздән шуның ярдәмендә «Гаилә» консультация бирү үзәге ачып җибәрәчәкбез. Инде анда эшләүче кешеләрне дә билгеләдек. Биредә башка җирдән килгән әти-әниләргә дә ярдәм алырга мөмкин булачак.
Мин үзем дини яктан да шундый омтылышлар кертеп җибәрәм. Бер генә дин дә начарлыкка өйрәтми. Дога, Аллаһы Тәгаләгә ышану кешене тынычландыра, өмет бирә. Үзем әби-бабай тәрбиясендә үскәнгәме, аларның үгет-нәсыйхәтләре күңелгә сеңеп калган. Заманында алар үзләре дә күпне күргән. Шуңа күрә безне ипине ничек кадерләргә дә, бер-береңә ихтирамлы булырга да өйрәттеләр. Психологлар әйтүенчә, балаларның баш мие губка сыман, кечкенә вакытта  өйрәнгәннәр үскәч тә онытылмый. Әти-әниләргә дә шушы яктан якын килеп, аңлату эшләрен алып барсак әйбәт булыр иде. Болыт артында да  кояш бар. Без Ходай тарафыннан күпме гомер бирелгән, шуны кабул итәргә тиешбез. Елап утырып кына берни эшли алмыйбыз, Аллаһы Тәгаләдән сорыйк, догада булыйк. Үзем Мәхмүт хәзрәтнең дәресләрен  тыңлыйм да әти-әниләргә дә җибәрәм.  Алар, күбесе шуны тыңлап, тынычланып, рәхмәт әйтәләр. Шуңа күрә бераз гына булса да, тәрбия эшенә дини якны да кертеп җибәрсәк, уңай нәтиҗә бирер иде дип уйлыйм.
ЯШЕРЕЛГӘН СЕР  АЧЫЛМЫЙ КАЛМЫЙ
 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Каюмова Гөлназ Газинур кызы:
– Мин бирегә  183 нче балалар бакчасында эшләүче тәрбияче буларак кына түгел, әти-әниләр вәкиле буларак та килдем. Махсус операция башланганда, күпләр аңа артык илтифат итмәгән иде әле. Ә өлешчә мобилизация бөтен гаиләләргә дә кагылды. Үземнең тормыш иптәшем дә, энем дә  – хәрбиләр. Шуңа да бу тема безгә бик якын. Дөресен генә әйткәндә, инде февральдән бирле без ут эчендә янабыз. Ирем биредә эшләсә дә, бертуган энем беренче көннән үк шул якларда хезмәт итә. Көн дә аның хәлен белешеп торабыз. Безнең биш һәм ике яшьлек ике балабыз бар. Әтиләре хәрби кеше булгач, алар инде аны кечкенәдән үк эш итеп кабул итәләр. Гел яңалыклар карап, кызыксынып яшибез. Илләребез тизрәк тынычланып, бөтен гаиләләр дә әти әниле булып,  тулы, тату гаиләләрдә яшәсеннәр иде.
     Балаларга аталарын өлешчә мобилизация белән  алып китүләрен күрү бик авыр. Шуңа, әлбәттә, мәктәптә дә, бакчада да педагог-психологларның булуы бик мөһим. Психолог ярдәме, иң беренче чиратта, әни кешенең үзенә кирәк дияр идем. Гадәттә, балаларга сиздермәскә, күрсәтмәскә тырышсак та, алар аны тоя, әнинең халәте балаларга да күчә.
Педагог-психолог Хәсәншина Айгөл Әмин кызы:
– Мондый очракларда тиз арада күрсәтелә торган психологик ярдәм бик мөһим. Дулкынланган, борчылган әти-әнине аек акыл белән тиз генә тынычландыру эше алып барыла. Аны кыскача психотерапия ысулы диләр. Безнең әти-әниләр әле күбесе яшьләр, күбесендә патриотик хисләр дә формалашмаган. Алар куркалар, югалып калалар, шуңа да, иң беренче чиратта, аларның үзләренә ярдәм күрсәтү кирәк. Ата-аналарны балалар алдында бу мәсьәләләр турында артык фикер алышмагыз, бөтен уй-кичерешләрегезне сөйләп бетермәгез дип гел кисәтеп торабыз.
Беркөнне балалар бакчасындагы бер төркемгә керсәм,  кыз бала кычкырып елап утыра. «Минем әнине сугышка алалар», – ди. «Ничек алалар инде?» – дип, аптырап сорыйм. Аның әнисе медицина өлкәсендә эшли икән. Беркөнне хәрби билетларын сораганнар. Әнисе эштән кайткач, күрәсең, гаиләдәге олылар арасында шул хакта сөйләшү булган. Кыз шуңа күрә бик борчылган. Аның белән озак кына сөйләшеп, тынычландырырга туры килде. Әлбәттә, хәбәрләрне саксыз рәвештә балалар алдында селкеп салу ярый торган эш түгел.
Шуны сиздем: әтиләре мобилизациягә эләккән балалар, ничектер, боегып калалар, хәтта  бераз кимсенеп йөриләр. Мондый вакытта аларның уй-фикерләрен  уңай юнәлешкә борып җибәрү кирәк.  Аңлатып, әтисе яки әнисенең абруен күтәрә алсаң, алар  үз якыннарын ил сакчысы итеп, каһарман итеп күрә башлый, горурлык хисләре туа. Балаларның үзләрен дә  зурларга кирәк. Син матур сүзләр белән якты уйлар уйласаң, ул аларга да барып ирешә, дип үсендереп җибәрү бик әйбәт.
Психологның эше шундый әңгәмәләрдән гыйбарәт инде. Бакча җитәкчесе дә, методистлар да – барысы да ярдәмгә киләләр. Монда бүтәнчә булышлык күрсәтеп тә булмый. Яшереп ятуның  мәгънәсе юк,  кычкырып йөрү, гел елау  да файдага түгел, билгеле. Шул ук вакытта әтиең каядыр эшкә китте дип алдау да ярамый. Бала бөтен дөреслекне ипләп, йомшартып әнидән ишетергә тиеш. 
Әти-әниләрне дә, тынычлан дип кенә әйтеп, тынычландырып булмый. Аңлатырга, аңларга  кирәк. Артык борчылып кына да бернигә ирешү мөмкин түгел, аның бернигә файдасы юк. Шуңа күрә онытылырга тырышырга, табигатькә чыгарга, мәдәни чараларга йөрергә, яраткан мавыгуларың, көнкүреш эшләре белән шөгыльләнергә кирәк.  Балаларны да тыңларга, алар белән ешрак аралашырга, матур киләчәккә өметләнергә киңәш итәбез. Идеология дигән әйберне дә онытмыйк. Килеп туган хәлләр безне бердәм булырга өйрәтә, балаларга карата да без бертөрле фикер сөйләргә –  аларны милләтне, үз халкыңны сөяргә, илеңне яратырга өйрәтергә тиешбез.
Мобилизациягә эләккән ир-егетләргә һәм аларның гаиләләренә булышлык итү максатыннан, КФУдагы психолог, профессорлар белән берлектә, волонтёрлык берләшмәсе оештыру эшенә алындык. Биредә бушлай психологик ярдәм алырга мөмкинлек туачак. Ул эшкә дә зур өметләр баглап торабыз.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Әхәтова Әлфия Гафиятулла кызы:
–Министрлык тарафыннан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә психологик хезмәт күрсәтү, әти-әниләр белән очрашулар, әти-әниләр комитеты белән эшчәнлек, гомумән, патриотик һәм физик яктан тәрбия һәрвакыт  игътибар үзәгендә тотыла. Мәктәпләргә чыгып аңлатулар  белән генә чикләнмибез.  Бүгенге сөйләшүдә мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре әлеге эшчәнлекнең гамәлдә ничек алып барылуын төшендереп бирделәр дип уйлыйм.
«Түгәрәк өстәл»дәге әңгәмәне
Фәния ЛОТФУЛЛИНА язып алды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ