Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчерелә

Россиядә мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчерелде. Сәбәбе – илебезнең кәгазьгә кытлык кичерүендә.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова б...

Россиядә мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчерелде. Сәбәбе – илебезнең кәгазьгә кытлык кичерүендә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, Бөтенроссия тикшерү эшләре, чыннан да, көзгә күчерелгән. Сүз Татарстан турында гына бармый, бөтен Россия укучылары тикшерү эшләрен көз көне язачак. ГДИ һәм БДИны алдан билгеләнгән вакытта үтәчәк, диде ул бу мәсьәләгә ачыклык кертеп.
Бүген күпчелек укытучыларның социаль челтәрләрләрендә, кәгазьгә кытлык булу сәбәпле, мәктәпләргә ВПР үткәрүне туктатырга тәкъдим иттеләр, дигән хәбәр таралган иде. Шулай ук уку йортларына Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен кәгазь һәм картриджларны да сакларга  киңәш иткәннәр.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ