Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллының «Алан» бакчасы музее сабыйларны татар теленә өйрәтә

Чаллы шәһәренең «Алан» балалар бакчасындагы музей бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә. Анда сирәк очрый торган экспонатлар бик күп. Музеебызга керүче балаларны орчыклар, җилпуч, җеп эрләгеч, чабагач...

Чаллы шәһәренең «Алан» балалар бакчасындагы музей бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә. Анда сирәк очрый торган экспонатлар бик күп. Музеебызга керүче балаларны орчыклар, җилпуч, җеп эрләгеч, чабагач, урак, шулай ук тормыш-көнкүреш кирәк-яракларыннан төрле керосин лампалары, сәгатьләр, кайчы, үлчәүләр, әбиләребезнең кул эшләреннән чигүләр, сугылган тастымаллар, чабата, иске акчалар, гарәпчә язылган элеккеге китаплар, догалар, бизәнү әйберләре һәм бик күптөрле экспонатлар үзенә тартып тора. Алар сабыйларыбызда зур кызыксыну уята. Иң файдалысы шул: бу экспонатлар җыелып кына тормыйлар, балаларга белем бирү эшчәнлегендә хезмәт тә итәләр, «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Карга боткасы», Сабантуй, «Аулак өй» һәм башка милли бәйрәмнәрдә киң кулланыла.


Бакчабызга йөрүче нәниләр, яңа укыту-методик комплектын кулланып, татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Яңа укыту-методик комплектында куелган бурычларны тормышка ашыруда музей педагогикасы да ярдәмгә килә. Без зурлар төркеме балалары белән «Һәркемнең үз йорты бар» дигән эшчәнлектә, мини-музейдагы борынгы татар йортының җиһазларын карыйбыз һәм балалар белән түбәндәге сорауларга җавап эзлибез:
– Йортта мичнең нинди әһәмияте бар?
– Бишектә кемне тирбәтәләр? Ни өчен?
– Сандыкта әбиләр, әниләр нәрсә саклый?
– Сәкене нәрсә өчен кулланырга мөмкин?
– Бабайлар урындык, өстәлне нәрсәдән ясаганнар?
Милли киемнәргә кызыксыну уяту, аларга гына хас булган үзенчәлекләрне ачыклау йөзеннән лалә, өчьяфрак, канәфер чәчәге белән бизәлгән читек, түбәтәй, калфак кебек киемнәр музейда һәр эшчәнлектә дә ярдәмгә килергә әзер тора. Балалар, бик теләп, җырлы-биюле «Түбәтәй» уенын башкара.
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең.
Түбәтәең энҗеле дә укалы,
Түбәтәем менә кемдә тукталды –
Яле, дустым, җырлап кына ал әле.
Музей экспонатлары белән үткәрелгән эшчәнлекләр сабыйларыбызга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Ләйсән НАСЫЙБУЛЛИНА,


Чаллыдагы 9 нчы «Алан» балалар бакчасының ана теле тәрбиячесе


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ