Логотип Магариф уку
Цитата:

Фән олимпиадаларының мәктәп этабы старт ала

Татарстан укучыларының тугыз ел рәттән инде фән олимпиадаларында призёрлар буенча беренче өчлеккә керүе – куанычлы хәл.Әйтик, фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призёрлар саны буенча республикабызның...

Татарстан укучыларының тугыз ел рәттән инде фән олимпиадаларында призёрлар буенча беренче өчлеккә керүе – куанычлы хәл.
Әйтик, фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призёрлар саны буенча республикабызның иң яхшы муниципаль районы дип табылган Казанның бер Вахитов–Идел буе районы укучылары 59 медаль яулаган. Чагыштыру өчен: ут күршебез булган Удмуртия Республикасы укучыларының фән олимпиадаларындагы призёрлары да шул чама (62). Әлбәттә, мондый уңышка фән олимпиадаларының беренче баскычы булган мәктәп турлары да мөһим урын тота.
22 сентябрьдән Татарстанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабына старт бирелә. Ул шул көнне «Сәнгать» предметы буенча башлана да 29 октябрьдә «Технология» предметы белән төгәлләнәчәк. Быел ул, Бөтенроссия олимпиадасына кертелгән 24 төп предметтан тыш, безнең республикага гына хас татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле һәм әдәбияты, геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы предметларыннан да уздырылачак. Бездә быел мәктәп этапларында барысы 200 мең тирәсе укучы катнашыр дип көтелә. Узган ел ул 183 мең укучы иде. Бу уку елында IV – XI сыйныфларда математикадан, V – XI сыйныфларда биология белән астрономиядән, VII – XI сыйныфларда физика белән химиядән, V – XI сыйныфларда информатикадан «Сириус. Курслар» дигән техник платформада үтәчәк.
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабын быелгы уку елында 18 предмет буенча башка еллардагыча – традицион форматта уздыру күздә тотыла. Мәктәп этабының барлык күрсәткечләре Бердәм республика системасына тупланачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ