Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»нең февраль саны

Хөрмәтле укучыларыбыз, «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль саны кызыклы, мавыктыргыч һәм кирәкле язмаларга бай булды.

«Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль саны чын ир-атлар язмышын чагылдыра. Журналның төп герое капитан Гаптелхәмид Абдуллаҗанов.  Тынгы белмәс «диңгез бүресе»нең фотосы журнал тышлыгында урын ала. Диңгез капитаны белән журналист Расиха Фаизова очрашты. «Казан» атом су асты көймәсендә хезмәт иткән икенче ранг капитанының кызыклы тормышы күпләргә гыйбрәт булырлык. Казанның Җиңү паркында су асты көймәсе янында фотога төшкәнегез бардыр. «Казан» су асты корабы бирегә нәкъ менә Гаптелхәмид ага тырышлыгы белән кайтарылган.  Хәзерге вакытта да ул  Гаптелхәмид ага 5 9 нчы сыйныфларда укучы кадетларга үзе төзегән программа нигезендә «Хәрби-диңгез флоты тарихы»н укыта.

«Балачакның җылы куышы»  Балтач районының Карадуган балалар бакчасы эшчәнлеген яктырта. Язманы укып чыксагыз, чыннан да балаларның җылы куышта тәрбияләнгәненә инанырсыз.

Ә инде югарырак сыйныф укучыларына   «Олимпиадада катнаш» язмасына  күз салырга киңәш итәбез. Ел дәвамында зирәк балалар, үзләре теләгән олимпиадаларда катнашып, белемнәрен чарлый ала. Нәкъ сезнең  игътибарга кызыклы исемлек әзерләнде.

Кинотасма рубрикасында исә, кадерле укучыларыбыз, сезне татар киносы язмышы турындагы язма көтә. Биредә кинорежиссер Алмаз Нургалиев үзе төшергән картиналар турында бәян итә. Татар киносы сәнгате турындагы үзенчәлекле фикерләре белән уртаклаша. «Татар киносы җилкенчәк ихтыярына калмасын» дигән фикерен җиткерә режиссер.

Журналның «Гаилә – дәүләт дигән даирә» рубрикасында исә, журналист Альберт Сабир балыкчылар темасын яктырта. Кыш көне балык тоту серләрен ул Илдар Хәсәнҗановтан белешкән. Кармакка эләккән бөтен балык та балыкчыныкы булмый икән. Ә менә ни өчен шулай, анысы язманы укыгач белерсез.

Менделеевск районының Песәй авылына да сәяхәт кылдык. Таңсылу Габидуллина авыл мәктәбенең бүгенге тормышын тасвирлый.  Песәй авыл мәктәбе директоры Илнар Җиһангәраевкә уңайсызрак сорауларын  да бирә. Ә җаваплар «Кырык сигез йөрәк җимеше» мәкаләсендә.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кушылу җиңелме, аерылумы яки алимент кем түли. Шулай сезнең игътибарны җәлеп итәр. Бу мәкаләдә журналист шактый кызыклы фактлар китерә. Юрист киңәшләренең дә файдасы тими калмас.

«Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санында инде сез яратып өлгергән «Галимҗан ага сабаклары», Россия халыклары бәйрәмнәрендә «Белорусча май чабу» язмалары да урын алган.

Журналыбыз авторы Ринат Хәйруллинның «Каһарманлыкка тиң язмыш» мәкаләсендә Мамадышның Югары Ушма авылында яшәүче гаилә турында.  Дөресрәге, батыр йөрәкле солдат Сәйдәш Вәгыйзов истәлегенә багышлана. Махсус хәрби операциядә Һәлак булган егет «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

«Ир-ат пешергәндә фәрештә канатын җәя». Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов татар дөньясында дан казанган шәхес. Совет чорында татар ризыгын дөньяга таныткан профессионал. Кулланышка ашханә сүзен керткән, «Казан мантысын» уйлап тапкан. Юрий Гагарин кебек зур кешеләрне татар ризыклары белән сыйлаган Юныс ага турында журналның 40 нчы   битеннән укырга мөмкин.

Татарстанда, башка илләрдәге кебек үк, ЭКО ысулы ярдәмендә бала алып кайтучылар саны елдан-ел арта. Бигрәк тә ир-атлар арасында үрчемсезлек сырхавы үзен сиздерә башлады, дип чаң суга табибларыбыз. «Орлыкландыру – ЭКО турында» мәкаләсе дә игътибарыгызны җәлеп итәр. ЭКО, бүгенге көндә күп гаиләләрне баласызлыктан коткару, үз газиз сабыйларын тудырып кулга алу бәхетенә ирешү өчен, бердәнбер ысул булып кала.

Танылган галимнәр, иҗат кешеләренең  бала чакта тиктормас, бик шук булуларын беләбез. Алар арасында Америка эшкуары Генри Форд, мультипликатор Уолт Дисней, уйлап табучы Никола Тесланы атап үтәргә мөмкин. Бала чактагы гиперактивлыкның киләчәктә нәтиҗәсе дә төрле булырга мөмкин. «Гениймы яки җинаятьчеме?» язмасында Инсаф Галәветдинов гаилә психологы белән әңгәмә корган. Бала тәрбияләү нечкәлекләрен әлеге язмадан укырга киңәш итәбез.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз,  «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль саны  кызыклы, мавыктыргыч һәм кирәкле язмаларга бай булды.  Шуңа күрә басманы гаиләгез белән укыгыз!

 

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ