Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь язучылар Яңа бистә зиратына барды

«Яңа исем» әдәби лабораториясе дәресләре дәвам итә. Бүген бер төркем шәкертләр һәм остазлар Казандагы Яңа бистәнең татар зиратында булдылар, күренекле әдипләребезнең каберләрен зиярәт кылдылар.

Үзенчәлекле сәяхәтне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үткәрде. Хәзрәт иң элек яшьләрне зиратка керү әдәбе белән таныштырды: «Мөселман кешесе тиешле итеп киенгән һәм тәһарәтле, госелле булырга тиеш», – диде. «Яңа исем» егет-кызлары, әлбәттә, кая барасыларын алдан ук белеп килгәннәр иде. Тымызык кына яңгыр явып тора, тамчылар белән сары өрәңге яфраклары шыбырдап коела. Күңелдә шигырь, әдәбият... Килеп керешкә үк, Хәсән Туфан кабере янына тукталды каләм тибрәтүчеләр. Әле җәй көне генә Зөя утравында шагыйрьнең сәяси тоткын буларак утырган төрмә камерасын искә алдылар. «Агыла да болыт агыла...»

Лаборатория остазы Ләбиб Лерон балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева белән шагыйрь Нури Арслановларның янәшә җирләнүенә игътибар итә: «Аерылышкан булсалар да, шулай туры килгән, ахирәттә бергә, – ди. – Алар артында гына арабыздан яшьли фаҗигале китеп барган Фаил Шәфигуллин ята... Ә Сара Садыйкова янына 1979 елда интервьюга барган идем, 4 сәгать аралаштык...» Бирегә җирләнгән һәр әдип янында аның турында истәлекләр, әсәрләреннән өзекләр искә алына. Шиһаб хәзрәт Мәрҗани кабере янында дога кылабыз. Тукай янында фотога төшәбез. Яңгыр туктаган кебек, ә сары яфраклар шыбырдап коелуын дәвам итә. 

«Татар зиратына беренче баруым, – ди «Яңа исем» әдәби мәктәбендә Ләбиб Лерон шәкерте Ихтыяр Кыямов. – Милләтебезнең иң атаклы шәхесләрен барлаган бу каберстан үзе бер энциклопедия булып тоелды миңа. Һичшиксез, тагын бер мәртәбә барып кайтырга исәп тотам». Аның фикерен Рөстәм Галиуллин шәкерте Гөлинә Фәрхуллина да күтәреп ала: «Хәзер кайсы язучының кабере якынча кайда урнашканын белгәч, мин үзем генә барып, уйланып килә алам».

Аралашу Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә дәвам итә. Андагы музей белән танышабыз, мәдрәсә шәкертләре укуында шигырьләр тыңлыйбыз. «Ильяс хәзрәт күрсәткән Сталин китабы эчендәге Коръән кулъязмасы – бу сәяхәттән хәтеремдә иң уелып калганы булгандыр. Әби-бабайлар нинди зирәк булган, дин тыелган заманда да иң сакраль әйберләрне саклый белгәннәр. Шушы бер китап – үзе үк нинди зур тәрбия чарасы!» – дип хисләре белән уртаклашты Ландыш Әбүдәрова шәкерте Мәрьям Ибраһимова.

Остазларыбыз – Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллиннар татарлар эзеннән Россия буйлап әдәби сәфәрләре турында сөйлиләр – гаҗәеп мәгълүматлар! «Яңа исем» әдәби мәктәбенең дә максаты – башлап язучыларга татар тарихы, милләт язмышы турында күңел кылларын тибрәтерлек иҗади оеткы салу ич. Аралашулар, остаз дәресләре ярдәмендә туган яңа әсәрләр ел азагына кадәр Татарстан китап нәшриятында җыентык булып басылып чыгачак. Беренче альманах инде басмага әзерләнде.

Исегезгә төшерәбез, «Яңа исем» әдәби лабораториясен Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ тормышка ашыра. Проект икенче ел гамәлдә. Быел ул «Казан утлары» журналы каршында эшли. Анда 60 лап яшь язучы катнашырга теләк белдерде. 15 ләбе актив иҗат итә. Алар белән алты остаз: Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова, Ләбиб Лерон кебек язучыларыбыз шәхсән шөгыльләнә. Моңарчы Зөя утравында сәфәрдә булдылар, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән бергә аның туган ягына Балык Бистәсенә кайттылар, шагыйрь Сибгат Хәким туган Әтнә төбәге белән таныштылар, Арчада – Мөхәммәт Мәһдиев каберен зиярәт кылдылар.

Проект ел азагында яңа әсәрләрдән әзерләнгән әдәби перформанс тамашасы белән тәмамланачак. Әлбәттә, актив язучыларны бүләкләр дә көтә. Бу хакта «Яңа исем» проекты кураторы, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова хәбәр итә. 

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Туган хакы

«Низаг чыккан» дигән сүзне ишетүгә үк, гадәттә, күз алдыбызга ниндидер дошманлык, үпкәләшү килеп баса. Бу табигый дә, чөнки уңай ягы була алмый сыман. Ничек инде ул уңай күренеш яки файдалы эш була алсын ди?! Чынлап та, шулай, без уйлаганчамы соң?

Георгий БЛИНОВ, психолог
Ни өчен низаг чыга?


Низаг бер дә күңелле хәл түгел. Бигрәк тә гаиләдә, балалары арасында чыкса, ата-ана кара кайгыга батарга мөмкин. Кайвакыт психологларга мөрәҗәгать итми торып, проблемадан чыгу юлын таба да алмыйлар. Әмма низаг чыгу  ул –табигый хәл. Иң элек аңа, нәкъ менә, табигый хәл итеп карарга өйрәнү кирәк. Алай гына да түгел, күп вакыт аннан котылып калып та булмый, чөнки кешеләрнең кызыксынулары, фикер-карашлары, максатлары бер төрле генә түгел бит. Гәрчә бер гаилә әгъзалары булсалар да. Бертуганнар арасындагы каршылыкны фән телендә сиблинглар бәрелеше, диләр. Сиблинглар – бер ата-анадан туган кызлар һәм малайлар (әмма игезәкләргә бу термин кагылмый).

Ни өчен бертуганнар арасында каршылык туа дигәндә, аның беренче сәбәбе: гаиләнең буыннан-буынга күчеп килгән «инанулары»нда. Мәсәлән, яхшы гаиләдә бернинди дә каршылык килеп чыгарга тиеш түгел. Анда һәркем үзара күркәм мөнәсәбәт күрсәтергә, елмаеп кына сөйләшергә, бер-берләренә карата түземле булырга тиеш дигән фикердә тора. Әгәр кем дә булса, гадәткә кергән тәртипләрдән риза булмыйча, үз теләк- омтылышларын ачыктан-ачык күрсәтсә, еш кына аның бу гамәле ниндидер яман эш булып аңлашыла. Моның бер куркыныч ягы бар: гаилә тәртипләренә буйсыну-буйсынмауга карап, балалар «яхшы» һәм «начар»га бүленергә мөмкин. Ә мондый гаилә хакында «икмәк эчендә кибәк булмый калмас» яисә «аттан ала да туа, кола да туа» диясе генә кала.

Хөкемдар булмагыз
Беркемгә дә сер түгел, низагта «хаклы» һәм «гаепле» як бар дигән фикер каныбызга сеңгән. Шуңа күрә дә балалары арасында берәр каршылык килеп чыкса, ата-ана «гаепле»не эзли башлый. Таба һәм әле җәзасын да бирә. Ләкин бу ысул кайвакыт хәлне катлауландырып җибәрә, чөнки гаепле булып калган бала икенче юлы гаделлек торгызырга, үзен якларга омтылачак. Димәк, каршылык юкка чыкмый, киресенчә, тирәнәеп тә китә ала. Шуңа күрә психологлар ата- аналарны: «Балаларыгыз арасында хөкемдар булмагыз!» - дип, даими рәвештә кисәтеп тора. Ә нишләргә соң? Ике якның да фикерен тыңлау зарур. Ата-ана баланы тыңлаганда бик сак булсын, чөнки алар, бигрәк тә кечкенә вакытта, теләк-фикерләрен тиешле дәрәҗәдә аңлатып бирә алмый. Ике якны да тыңлап, нәрсә теләвен төшенгәннән соң гына баланың үзе белән берлектә барысын да уртага салып сөйләшергә һәм ике якның да күңеленә хуш килердәй чишелеш табарга кирәк.

Сиблинглар арасында яхшы мөнәсәбәт булдыруга гаиләдә анык һәм төгәл тәртип урнаштыру да нык ярдәм итә. Мәсәлән, кеше әйберен рөхсәтсез алмаска. Бер-береңә ачу килгәндә, бу хакта әйтергә ярый, әмма ямьсез сүзләр белән тиргәшергә, сугышырга һич тә ярамый.

Балаларны билгеле бер тәртип, кагыйдәләргә өйрәтүнең иң җиңел юлы – уен вакытында. Әйтик, балалар шашка яки шахмат уйный. Бу уенда, аның кагыйдәләрен саклаучы гарант вазифасын үз өстенә алып, әти яки әни кеше дә катнаша ала. Әкренләп бала уен кагыйдәләренә күнегә һәм буйсына да башлый. Күмәкләп уйнаулар берләштерә, үзара килешеп яшәргә, кайчакта сабыр итәргә дә кирәклегенә төшендерә.

«Сабак» ала бел
Бертуган балалар арасында ниндидер җитди каршылык туган икән, моннан фаҗига ясамагыз. Шулай ук әлеге аңлашылмаучанлыкны ничек булса да юкка чыгару, тамырын корыту кирәклеген генә максат итеп куймагыз. Сиблинглар бәрелешен бер-береңне аңларга өйрәнү, күңел хисләрен «ишетә» алу мөмкинлеге (!) дип кабул итегез. Аңлашылмаучанлык  ул – бер яман эш түгел, ә бер-береңне тагын да әйбәтрәк аңлау өчен бирелгән форсат та! Балалар арасында гына түгел, хәтта әти-әни арасында килеп чыкса да. Димәк, ата-ана, беренче карашка, күңелсез, проблема булып күренгән хәлләрдән тиешле «дәрес» ала белсен! Ә инде мондый фикерләү рәвешенә балаларын да күнектерсә, аларның киләчәктәге мөстәкыйль тормышлары өчен бик тә кирәк булачак зирәклеккә өйрәтә алган дигән сүз. 

 

Гаилә һәм мәктәп /март 2014/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ