Логотип Магариф уку
Цитата:

Идел бендагы Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Зөядә күргәзмә ачылды

Бүген, 6 июльдә, Зөядәге Тарих музееның күргәзмәләр залында Идел буендагы  Болгар дәүләте халыклары һәм милләттәшләребезнең VIII – X  һәм XX  гасырдагы рухи – мәдәни  тормышын&nbsp...

Бүген, 6 июльдә, Зөядәге Тарих музееның күргәзмәләр залында Идел буендагы  Болгар дәүләте халыклары һәм милләттәшләребезнең VIII – X  һәм XX  гасырдагы рухи – мәдәни  тормышын  чагылдырган күргәзмә ачылды.

    Күргәзмәдә 300 дән артык экспонат, алар арасында төрле чорларга караган археологик табылдыклар, татар авылы көнкүрешен, авыл халкының шөгылен, һөнәрчелек үрнәкләрен чагылдырган әйберләр, хатын-кыз киемнәре, документаль чыганаклар бар. Биредә Татарстан, Ульяновск өлкәсе, Чувашия республикасы җирлекләренә караган археологик һәм этнографик бай материаллар белән танышырга мөмкин. Боларга вакыт күзлегеннән  карасак,  Идел буе Болгар дәүләте (X – XIII ), Алтын Урда (XIII – XV) Казан ханлыгы (XV– XVI) һәм  Рус дәүләте (XVI–XVII) гасырларны эченә алган тормыш, көнкүреш аеруча калку итеп күрсәтелгән.
      Әлеге чара Татарстан Милли музее, Ульяновск өлкәсе И.А.Гончаров исемендәге туган як музее, Археология институтының А. Халиков исемендәге археология музее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе һәм Татарстан  Мәдәният министрлыгы матди ярдәме белән оештырылган.
  Күргәзмә 19 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
                                                                           Альберт Заһиров

Фото музей архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ