Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә Арчада мәктәп яны лагерьлары ачыла

Табигать кодрәтле шул ул. Май ае буе күпләр: «Быел җәй булмас, ахры. Өстән бушлат төшкәне юк – март аемыни?! Өстәвенә көн дә яңгыр. Ничек күңел үссен?!» – дип зарланыпмы-зарланды. Июнь керүгә, яңгыры...

Табигать кодрәтле шул ул. Май ае буе күпләр: «Быел җәй булмас, ахры. Өстән бушлат төшкәне юк – март аемыни?! Өстәвенә көн дә яңгыр. Ничек күңел үссен?!» – дип зарланыпмы-зарланды. Июнь керүгә, яңгыры да тукталды, чалт аяз җәйге көннәр күңелне сөендерә. Бүген әнә урамда  27 градус җылылык. Кая карама, алмагачы, шомырты. сирене, миләше шау чәчәктә. Иң мөһиме: мәктәп балалары өчен сөенеч – җәйге каникуллар – ял һәм сәяхәт вакыты. Алда алар өчен өч ай укудан тыш ял вакыты. Арча районы укучылары өчен дә көтеп алынган көннәр бу. Быелгы җәйге сәламәт-ләндерү кампаниясе чорында   районында 1050 баланың җәйге ялы лагерьларда узачак. Иртәгә, 4 июньнән 16 мәктәп яны, 6 хезмәт һәм ял лагере эшли башлаячак. Мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары районыбызның 16 мәктәбендә эшләячәк. Биредә 830 бала ял итәчәк. Алар өчен өч тапкыр җылы ризык белән туклану каралган. Көндезге ял лагерьлары 23 июньгә кадәр эшләячәк. Башлангыч сыйныф укучылары өчен тәрбияви чаралар, экскурсияләр, ачык һавада уеннар оештырыла. Балаларда дуслык, бер-береңә игътибарлык, отрядта эшли белү кебек күнекмәләр тәрбияләнә. Хезмәт һәм ял лагерьлары Арчаның 1 , 6 , 7 нче мәктәпләрендә, 5 нче гимназиясендә, Шушмабаш һәм Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә булачак. Әлеге отрядларда 5 – 8 нче сыйныфларда укучы 200 бала катнашыр дип көтелә.  Шулай ук өч тапкыр туклану каралган. Ял белән бергә биредә йөрүче балалар хезмәт күнекмәләре дә алачак.
Ел да оештырылып килүче чатыр лагере быел да үз эшен алып барачак. Ул Арчаның  6 нчы мәктәбе базасында эшләячәк. «Азимут» дип аталучы лагерьда спорт туризмы буенча тренировкалар уздырылачак. Биредә 20 бала ял итәр дип көтелә.  

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ