Логотип Магариф уку
Цитата:

Июнь аенда истәлекле көннәр

1 – Балаларны халыкара яклау көне.Бөтендөнья ата-аналар көне.Бөтендөнья сөт көне.Россиянең Иминлек советы оешканга 30 ел (1992).Рус язучысы, публицист Борис Можаевның тууына 90 ел (1932–1996).Язучы, г...

1 – Балаларны халыкара яклау көне.
Бөтендөнья ата-аналар көне.
Бөтендөнья сөт көне.
Россиянең Иминлек советы оешканга 30 ел (1992).
Рус язучысы, публицист Борис Можаевның тууына 90 ел (1932–1996).
Язучы, галим, бакчачы, икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел (1937–2021).
Рәссам Зиннур Миңнәхмәтовка 75 яшь.
Язучы Гүзәл Яхинага 45 яшь.
2 – Дөрес туклану көне.
Хор дирижёры, педагог, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Нурдия Джураевага 85 яшь.
Актриса, Татарстанның атказанган артисты Фирая Әкбәровага 70 яшь.
3 – Халыкара велосипедлар көне.
Актриса, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиевага 70 яшь.
4 – «Крокодил» исемлы сатирик һәм юмористик журналның беренче саны чыкканга 100 ел (1922).
Шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллинага 75 яшь.
5 – Халыкара әйләнә-тирә мохитне саклау көне.
6 – Россиядә Пушкин көне.
Рус теле көне.
Халыкара агрессия корбаннары – балалар көне.
Кечкенә елгалар һәм инешләрне саклау көне.
Актриса, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәновага 70 яшь.
Шагыйрә Лилия Газизовага 55 яшь.
7 – Рус опера җырчысы Леонид Собиновның тууына150 ел (1852–1934).
Дәүләт, партия эшлеклесе, 1930–1937 елларда ТАССР Халык  Комиссариаты Советы рәисе Кыям Абрамовның тууына 125 ел 91897–1938).
8 – Социаль хезмәткәрләр көне.
Халыкара журналистлар оешмасы төзелгән көн.
Рус рәссамы, график Иван Крамскойның тууына 185 ел (1837–1887).
9 – Халыкара дуслар көне.
Россия империясенең беренче императоры Пётр I нең тууына 350 ел (1672–1725).
Мәгърифәтче, мәгариф тарихы белгече, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтованың тууына 85 ел (1937–2021).
Рәссам, график Эвелина Бусованың тууына 80 ел (1942–2014).
10 – СССРның очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Пётр Климукка 80 яшь.
12 – Россия көне.
Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне.
Мәгърифәтче, педагог, нашир, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Терегуловның тууына 170 ел (1852–1021).
Балалар язучысы, тәрҗемәче Софья Радзииевскаяның тууына 130 ел (1892–1990).
13 – Композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Еникеевнең тууына 85 ел (1937–2020).
14 – Халыкара донорлар көне.
Миграция хезмәткәрләре көне.
Башкортстанда мәдәният хезмәткәрләре көне.
15 – Яшь натуралистлар хәрәкәте оешкан көн.
Рус шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, тәнкыйтьче Константин Бальмонтның тууына 155 ел (1867–1942).
Шагыйрь Шамун Фидаинең тууына 120 ел (1902–1920).
16 – Башкортларның милли герое Салават Юлаевның тууына 270 ел (1752–1800).
Шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тәнкыйтьче Константин Бальмонтның тууына 155 ел (1867–1942).
Библиограф, төбәкне өйрәнүче Вячеслав Аристовның тууына 85 ел (1937–1992).
17 – Бөтендөнья корылыкка каршы көрәш көне.
Рус композиторы, дирижёр Игорь Стравинскийның тууына 140 ел (1882–1971).
18 – Рус язучысы Иван Гончаровның тууына 210 ел (1812–1891).
График, архитектор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган архитекторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулинга 75 яшь.
19 – I Бөтендөнья татар конгрессы булганга 30 ел (1992).
Медицина хезмәткәрләре көне.
Балалар футболы көне.
20 – Бөтендөнья качаклар көне.
Язучы Әбрар Шаминның тууына 110 ел (1902–1979).
Шагыйрь, композитор, Ленин комсомолы һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты Роберт Рождественскийның тууына 90 ел (1932–1994)
Гаиәли бизәлеш сәнгате рәссамы, сынчы Вилсун Хәкимовка 75 яшь.
21 – Кинологлар көне.
Чәчәкләр көне.
Немец композиторы Иоганн Кристоф Фридрих Бахның тууына 290 ел (1732–1795).
Совет рок музыканты, җырлар авторы, шагыйрь, рәссам, киноактёр Виктор Цойның тууына 60 ел (1962–1990).
22 – Хәтер һәм матәм көне.
Фольклорчы, язучы, педагог, тарихчы, драматург, дәреслекләр авторы Фазыл Туйкинның тууына 135 ел (1887–1938).
23 – Халыкара Олимпия көне.
Халыкара балалайка көне.
24 – Ватан сугышы башланганга 210 ел (1812).
25 – ТАССР төзелгән көн (1920).
Славян халыкларының берләшүе көне.
Рационализаторлар һәм уйлап табучылар көне.
Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Неустроевның тууына 95 ел (1927–2010).
26 – Халыкара наркоманиягә һәм законсыз әйләнештәге наркотикларга каршы көрәш көне.
Балалар язучысы Юрий Яковлевның тууына 100 ел (1922–1995).
Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, техник фәннәр докторы, СССРның һәм Татарстанның атказанган уйлап табучысы Әнәс Җомагыловның тууына 85 яшь.
Кинооператор, кинорежиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозовка 75 яшь/
27 – Бөтендөнья балыкчылык көне.
Россиядә яшьләр көне.
Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, язучы, публицист Газиз Гобәйдуллинның тууына 135 ел (1887–1937).
Футболчы, СССРның атказанган спорт остасы, ике тапкыр СССР чемпионы Галимҗан Хөсәеновның тууына 85 ел (1937–2010).
Журналист, мөхәррир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Хәйруллинага 75 яшь.
Шагыйрь, әдәбият галиме, публицист, педагог, филология фәннәре докторы, милли хәрәкәт активисты Әмир Мәхмүдовның тууына 75 ел (1947–2018).
Шагыйрь, Г.Державин премиясе лауреаты Алексей Остудинга 60 яшь.
28 – Француз мәгърифәтчесе язучы. фәлсәфәче Жан Жак Руссоның тууына 310 ел (1712–1778).
29 – Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гәүһәр Камалованың тууына 100 ел (1922–1990).
30 – Халыкара спорт журналистлары көне.
Музыка белгече, педагог, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгатьэшлеклесе Сания Рәимовага 85 яшь.
Шагыйрә Энҗе Авзаловага 40 яшь.
                             ****

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ